7 апрель иртәсендә "әгәр килешүгә ирешелмәсә, бүген төнлә бөтен бер цивилизация һәлак булачак" дип язган Трамп, соңрак социаль челтәрдәге язмасында Тәһраннан 10 пункттан торган тәкъдим алганын һәм аны "сөйләшүләр өчен яраклы нигез" дип санавын белдерде.
Азатлык Радиосының Вашингтондагы хәбәрчесе Алекс Рауфоглу әлеге яңалык турында күбрәк сөйли.
Ирандагы абруйлы Ислам инкыйлаб сакчылары корпусы (IRGC) белән якын торучы Tasnim агентлыгы да, ике як арасында "билгеле шартлар нигезендә" утны туктату килешүе "урнаштырылды" дип раслады.
"Алар миннән бүген төнлә Иранга җибәреләчәк җимергеч көчне туктатып торуны сорады. Әгәр Иран Ислам республикасы Һормуз бугазын ТУЛЫСЫНЧА, ШУНДА УК, һәм ИМИН итеп ачуга ризалашса, мин ике атнага Иранга каршы бомба ату һәм һөҗүмнәрне туктатырга ризамын", — дип язды Трамп.
Ул Иран тәкъдименең эчтәлеген җентекләп аңлатмады, әмма килешүнең төп шарты — Тәһранның Һормуз бугазы аша корабларның иркен йөрешен тәэмин итүе булуын ассызыклады. Бу бугаз — дөнья нефте һәм газының якынча 20 проценты үтә торган стратегик юл.
Белгечләр нәкъ менә шул шарт килешүнең үзәге булуын әйтә, һәм утны туктатуның тотрыклылыгы Тәһранга бәйле дип саный.
"Хәзер бөтен игътибар Иранга юнәлгән, чөнки президент утны туктатуны бугазны ачу шартына бәйләде", — диде Атлантик шураның өлкән фәнни хезмәткәре, элекке Пентагон вәкиле Алекс Плитсас.
БУ ТЕМАГА:
Һанна Нотте: Ирандагы хәлләр Русиянең Украинага карата позициясен тагын да кырыслатачакИзраил исә, Һормуз бугазын кичекмәстән ачу һәм АКШ, Израил һәм төбәктәге башка илләргә каршы һөҗүмнәрне туктату шарты белән, Трампның ике атнага һөҗүмнәрне туктату карарын хуплавын белдерде.
Шул ук вакытта премьер-министр Биньямин Нетаньяһу идарәсе тараткан белдерүдә әлеге килешүнең Лүбнәнгә кагылмавы әйтелде. Бу Пакъстан премьер-министры Шәһбаз Шәрифнең алдагы белдерүе белән каршылыкка керә.
Иран тышкы эшләр министры Аббас Аракчи X челтәрендә язганча, әгәр Иранга каршы һөҗүмнәр туктатылса, илнең кораллы көчләре Якын Көнчыгыштагы һәдәфләргә җавап һөҗүмнәрен "туктатачак".
"Ике атна дәвамында Һормуз бугазы аша имин үтү мөмкин булачак — бу Иран Кораллы Көчләре белән килешеп һәм техник мөмкинлекләрне исәпкә алып башкарылачак", — дип өстәде ул.
Трампның әлеге белдерүе АКШның Ирандагы электр станцияләренә һәм күперләргә һөҗүм итәчәге турында кисәтүләреннән соң яңгырады.
БУ ТЕМАГА:
Иранда хәрби чаралар дәвам итә. Якын Көнчыгыш илләрендә яшәүче татарлар моны ничек кичерә?Бу шулай ук АКШ һәм Израил авиациясе Иранның берничә төбәгенә, шул исәптән стратегик әһәмияткә ия Харг утравына, һава һөҗүмнәре ясаганнан соң берничә сәгать үткәч булды.
Сугыш 28 февральдә АКШ һәм Израилнең Иранга һөҗүмнәреннән башланган иде. Моңа кадәр якларның компромисска әзер булуы сизелмәде, Вашингтон белән Тәһран тәкъдимнәре арасында уртак нокталар да бик аз иде.
"Әгәр утны туктату сакланса, ул киләчәктәге каршылыклардан чыгу юлы булырга мөмкин. Бу мәгънәдә киеренкелек — хәтта аның куркынычы гына да — бүгенге киеренкелекне киметүгә китергән булырга мөмкин", — диде АКШ администрациясенең элекке вәкиле, Polaris National Security җитәкчесе Кэйл Браун.
АКШ Сенатының тышкы мөнәсәбәтләр комитетындагы демократ сенатор Джинн Шахин бу вакытлыча утны туктатуны хуплавын белдерде, әмма сугыш нәтиҗәләре борчылу тудыра, дип өстәде. Ул газ бәяләренең кискен артуын, дөнья икътисадына "гаять зур зыян" килүен һәм 13 американ хәрбинең һәлак булуын искә алды.
"Дипломатия — алга баруның бердәнбер юлы. Хәзер беректәшләребез белән бергә бу низагны тәмамлау һәм Иранның атом коралы булдырмавын тәэмин итү өчен актив дипломатик тырышлык кирәк", — диде ул 7 апрель кичендә ясаган белдерүендә.
Трамп администрациясендәге югары дәрәҗәле вәкилләр бу килешүне "җиңү" дип атады. Әмма United Against Nuclear Iran оешмасының сәясәт мөдире Джейсон Бродский аны "тактик тәнәфес" дип бәяләде — АКШ Иранның килешүне үтәячәген тикшереп карар өчен вакыт отарга тели, диде ул.
Аның сүзләренчә, Трамп киеренкелекне яңадан арттыру мөмкинлеген саклый, һөҗүм планнары әзер тора һәм ышанычлы хәрби куркыныч әле дә бар.
"Иран Һормуз бугазына янау мөмкинлегенә ия. Шуңа күрә, әгәр килешү җимерелсә, ике як та элекке хәлгә кире кайта ала", — диде ул.
Әлеге соңгы минуттагы килешү Трампның "Иран цивилизациясен юк итү" турындагы сүзләре аркасында дөньякүләм борчылу арткан вакытта кабул ителде. Америкалы Папа Лев бу сүзләрне "һич кабул ителмәслек" дип атады, ә башка күпләр сивил инфраструктурасына һөҗүм итүдән тыелырга чакырды.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!