Анталия бушап калды

Анталиядә русиялеләр Kremlin Palace кунакханәсендә ял итәргә ярата иде

Элекке елларда Kremlin Palace кунакханәсенең бу пляжында декабрь башында да кеше була иде. Һава җылылыгы +22.

Матрешка паркы Анталиянең Коньяалты бистәсендә урнашкан

Русия туристлары туктарга яраткан тагын бер биш йолдызлы Delphin Palace кунакханәсе

Кунакханәләр тирәсендә һәдия кибетләре тезелеп китә

Мәскәүгә якын - очкыч белән 2.5 сәгать кенә булуын, русиялеләргә ял итәр өчен барлык шартларның тудырылганын, виза кирәк булмаганын исәпкә алганда, Анталия Русия халкы өчен идеаль ял урыны иде, ди Olbia отеле хуҗасы Әхмәт Хәмди Карагөз. 

Olbia кунакханәсе дә, рестораны да декабрьнең бу көннәрендә буп-буш

Анталиядәге Mudem Tour сәяхәт ширкәте элек Русиядән килгән туристларга гына хезмәт күрсәтә иде, хәзер аның эше бетте 

Күн белән тун алучы да юк

Sea Life исемле спа отельдә дә русиялеләр күпләп ял итә иде. Бүгенге көндә анда Европадан туристлар килә башлаган

The Mamma Ruski ресторанына күбрәк Анталиядә яшәүче урыслар йөрде

Анталиянең диңгез яры буйлап менә шундый купшы һәм ялтыравыклы 300ләп кунакханә бушап калды

Күпләр Анталиягә Яңа ел бәйрәменә дә килә иде