Украинадагы сугышта катнашучыларны салымнан азат иткәнгә Башкортстан бюджеты 100 млн сум ала алмаячак

Иллюстратив фото

Шул ук вакытта бу елга республика бюджеты 10 млрд сум дефицит белән расланды.

Башкортстан Дәүләт җыены депутатлары "Транспорт салымы турындагы" канунга үзгәрешләр керткән һәм Украинада сугышучыларны, аларның гаиләләрен 2024 елда транспорт салымы түләүдән азат иткән. Бу хакта парламент матбугат хезмәтендә белдерделәр.

Әлеге ташламадан бары тик бер транспорт чарасына гына файдаланып була. Транспортның яше, мотор куәте әһәмиятле түгел.

Матбугат хезмәте мәгълүматынча, бу чара тормышка ашырылса, республика бюджеты 100 млн сум ала алмаячак. Бу акчаларны "Башкортстан республикасының 2024 елга һәм 2025-2026 елгы план чорына бюджеты турындагы" канунда исәпкә алганнар диелә матбугат хәбәрендә.

Башкортстан 2024 елда Украинадагы сугыш өчен 4,6 млрд сум бүләчәген әйткән иде. Шул ук вакытта бу елга республика бюджеты 10 млрд сум дефицит белән расланды.

  • Русиянең Украинага каршы сугышы 2022 елда 24 февральдә башланды.
  • Азатлык Украинадагы сугышның беренче көненнән башлап анда һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә туплап бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Журналистлар хисабына күрә, бүгенге көнгә Путин режимы башлаган бу сугышта Татарстаннан кимендә 1415, Башкортстаннан кимендә 1814 кеше һәлак булган.
  • һәлак булучыларның чын саны күпкә артыграк булуы бар, чөнки журналистлар бары тик хәрбинең үлеме рәсми расланган очракларны гына исәпкә ала. Русия саклану министрлыгы Украинадагы сугышта булган югалтулары турында мәгълүмат бирми.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!