Донецки сепаратистлары бәйрәм оештырды

Your browser doesn’t support HTML5

Украинаның Мәскәү яклы сепаратистлар контролендәге Донецки шәһәрендә Донецкиның 1943 елның 8 сентябрендә Германия гаскәрләреннән азат ителүенә 71 ел тулуны бәйрәм иттеләр. Бәйрәмне оештыручылар җыелган берничә йөз кеше алдында чыгыш ясап, Украина хакимиятәнә каршы сугышны фашизмга каршы сугыш дип атады. Бу чара узган атнада ирешелгән атышларны туктату килешүе нигезендә Украинаның көнчыгышында чагыштырмача тынычлык сакланган шартларда уза.