Русиянең Украинага һөҗүмнәре дәвам итә. Меңнәрчә кеше кача, меңнәрчәсе каршылык күрсәтә

Украина гаскәре киемендәге хәрбиләр. Алар 25 февральдә Киевка һөҗүм вакытында атып үтерелгән

Украин гаиләсе Польшаның Медыке чик капкасын уза

Киевта Русия утка тоткан торак йорт

Киевның Бәйсезлек мәйданында Украина хәрбиләре. 2014 елда биредә халык җыелып Русия яклы президент Виктор Януковичны бәреп төшергән иде

Украин хәрбие Киевта бәреп төшерелгән Русия очкычы калдыгын карый, 25 февраль

Украин хәрбиләре балалы хатынга Романиянең Бая-Мар шәһәрендә чик капкасын узарга ярдәм итә

Киевта бомба һөҗүменнән саклану урыны

Киев кибетендә азык-төлек киштәсе

Словакиягә килгән украин качаклары

Киевта төнге сугыштан соң украин хәрбиләре, 26 февраль

26 февраль иртәсендә Украина хәрбиләре ял итә

Киевта Русия ракетасы эләккән торак йорт

26 февраль иртәсендә Украина президенты Владимир Зеленский Киевтан видеомөрәҗәгатендә Украина капитуляциягә ризалашмаячак дип белдерде

Медиклар яраланган хатынны ашыгыч ярдәм машинасы белән алып китә

Русия һөҗүменнән соң торак йорттагы янгынны сүндерәләр

Киевта яралыларга ярдәм итүче Украина ихтыярилары һава һөҗүме турында кисәтүдән соң сыену урыны тапкан, 26 февраль

Киевта Русия һөҗүменнән соң бер йортның хәрабәсе