Атып төшерелгән Малайзия очкычы

17 июльдә Донецки өлкәсенең Һрабове авылы янына төшкән очкыч калдыкларыннан төтен күтәрелә.

Очкыч калдыклары берничә чакрымга таралган.

Очкыч калдыклары янында Русия яклы сепаратист.

Русия яклы икенче бер сугышчы очкычның Розсыпне авылы янына төшкән икенче бер өлеше янында.

Очкыч калдыклары төшкән урында мәетләр яки җәсәд кисәкләре табылган урыннарга ак әләмнәр куелды.

18 июльдә фаҗига урынын бер журналист фотога төшерә.

Һрабове авылы янына төшкән очкыч калдыкларын 19 июльдә җирле халык вәкилләре карый.

Һәлак булган юлчыларның әйберләре.

Очкыч калдыклары төшкән урыннарның берсендә Русия яклы сугышчы бала уенчыгын күтәреп тора.

Үзен "Донецки халык республикасының халык губернаторы" дип атаучы Павел Губарев (уртада) очкыч калдыклары төшкән урынны карарга килә.

Очкыч калдыклары төшкән урында Русия яклы сепаратистлар

Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы вәкилләре Һрабове авылы янына төшкән очкыч калдыкларын карау өчен андагы сугышчан төркемнәрдән рөхсәт сорарга мәҗбүр.

Һрабове авылы янындагы басуга таралып төшкән мәетләрне җыю.

Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы вәкилләре һәм журналистлар мәетләрне пластик капчыкларда саклаучы Русия яклы кораллы сепаратистларга карап тора.

19 июльдә Малайзия башкаласы Куала-Лумпурда МН17 очышы корбаннарын шәмнәр яндырып искә алалар.