Фергюсонда полиция протестчыларны куып таратты
Your browser doesn’t support HTML5
АКШның Миссури штатындагы Фергюсон шәһәрендә полиция 17 августта 400ләп демонтсрациячене куып тарату өчен төтен гранаталары кулланды. 21 меңләп кеше яшәгән бу шәһәрдә протест чаралары бер полиция хезмәткәре 9 августта 18 яшьлек кара тәнле егетне атып үтергәннән соң кабынып китте. Полиция әйтүенчә, кичәге протест җыенында катнашучылар утлы шешәләр аткан. Миссури штаты протестларны бастыру өчен ярдәмгә Милли гвардия хәрбиләрен чакырды.