Трамп очрашуларында йодрык сугышлары
Your browser doesn’t support HTML5
Калифорниянең Сан Һосе шәһәрендә 2 июнь көнне АКШ президентлыгына намзәт Дональд Трамп чыгышына кадәр һәм аннан соң Трамп тарафдарлары белән аңа каршылар арасында яңа бәрелешләр булды. Трампның сайлаучылар белән очрашулары булган урыннар янында протест чаралары гадәти күренешкә әверелде. Кайбер протестчылар Мексика әләмнәрен күтәреп килгән иде. Мигрантларга, читтән килүчеләргә каршы чыгучы Трамп исә әлеге очрашула Мексика белән АКШ арасында чик дивары төзергә вәгъдә итте. (Reuters)