Үзбәкләр Ислам Кәримовны җирләде
Your browser doesn’t support HTML5
Шимбә көнне Үзбәкстанны соңгы 27 елда җитәкләгән президент Ислам Кәримов Сәмәркандның Шаһи-Зинда зиратында үз әти-әнисенең кабере янында җирләнде. Матәм чарасында меңнәрчә кеше катнашты, илдә өч көнлек матәм игълан ителде, мәктәпләрдә Кәримовны искә алу дәресләре узачак.