Дөньяда физик ара калдырырга өйрәнәләр

Грузия башкаласы Тбилисида аяк астында ясалган чәчәк рәсемнәре чиркәүгә килүчеләргә бер-береннән ара калдырып басарга ярдәм итә.

Иранның Лурестан виләятендә авыл хатыннары очрашуы

Пакстан башкаласы Исламабадта азык-төлек сатып алырга килүчеләр.

Пакстанның Карачи шәһәрендә хәйрия оешмасыннан азык-төлек алырга килүчелә. Кешеләр бер-беренә якынаймасын өчен җиргә шундый сызыклар сызылган.

Һиндстанның Джаландхар шәһәрендә яшелчә алырга чират торучылар.

Таиланд башкаласы Баңкоктагы сәүдә үзәгендә кешеләр үзең белән алып китү өчен әзерләнүче ризыкны көтә.

АКШның Техас штатындагы Остин шәһәрендә азык-төлек кибетендә чират торучылар өчен идәнгә ясалган тамгалар.

Нью-Йоркның Trader Joe's супермаркеты янындагы озые чират.

АКШның Массачусетс штатындагы Сомервилле шәһәрендә азык-төлек кибетенә килгән кеше. Бу кибеттә алдан заказ кабул итәләр, мөштәриләрдән кулларын юуны таләп итәләр һәм әйберләргә кагылмый гына сатып алу мөмкинклеге тудыралар.

АКШның Һьюстон шәһәрендә физик ара калдыруның мөһимлеген искәртүче тамга.

Британия башкаласы Лондонда хәйрия ашлары таратучы шәфкать туташлары эш көне башланыр алдыннан.

Лондондагы бистрода чират (20 март 2020)

Лондондагы Tesco азык-төлек кибетендә идәнгә ясалган тамга.

Романия башкаласы Бухарестта супермаркетка керергә чират торучылар. Романиядә 25 мартта гадәттән тыш хәл тәртибе кертелде.

Испаниянең Барселона шәһәрендә кибеткә чират торучылар ара калдырып баскан.