2020 ел фотоларда

Гыйракта пилотсыз очкыч белән үтерелгән Иран генералы Касыйм Сөләйманины һәм аның хезмәттәшләрен соңгы юлга озату. 6 гыйнвар.

Австралиядә урман янгыннары вакытында коаланы коткаручы Симон Адамчик. 7 гыйнвар.

Иран башкаласы Тәһраннан очып киткәндә атып төшерелгән Украина юлчылык очкычы калдыклары. 8 гыйнвар.

Кытайның Хубей вилаяте Үһән шәһәрендә коронавируска каршы ашыгыч рәвештә хастаханә төзелеше. 24 гыйнвар.

АКШ президенты Дональд Трамп Сенатта импичмент турында тавыш бирүдә җиңгәннән соң USA Today газеты белән. 6 февраль.

Кытайның Шанхай шәһәрендәге метрода коронавирустан сакланырга тырышучы кешеләр. 9 февраль.

Луһански өлкәсендә Русия ярдәмендә Украинага каршы сугышучы фетнәчеләр контролендәге Һолубевске бистәсендә атышта теткәләнгән йорт янында Лариса Белецкая (70 яшь). 19 февраль.

Грециядә мигрантлар өчен яңа шәһәрчек төзүгә протест белдерүче. 25 февраль.

Казакъстанның Жамбыл вилаяте Масанчы авылында казакълар белән дунганнар арасындагы милләтара низагта яндырылган йорт яныннан мәктәпкә баручы кызлар. 26 февраль.

Италиядә коронавируска каршы көрәшүче табиб. 22 апрель.

Пакстанның Карачи шәһәрендә юлчылык очкычы төшеп җимерелгән урында янгын сүндерүчеләр. Казада 100дән артык кеше һәлак булды. 22 май.

АКШта кара тәнле Джордж Флойдның полиция тарафыннан үтерелүеннән соң Нью-Орлеанс шәһәрендәге Кресент-Сити Коннекшен күперендә протест белдерүчеләр белән полиция каршылыгы. 3 июнь.

Казанда коронавирус чикләүләре йомшарганнан соң беренче җомга намазы. 5 июнь.

Минскиның "Dreamland" аквапаркы. 27 июнь.

Петербурда коронавирустан үлгән дип саналучы кешене җирләү. 26 июнь.

Кытайның Һонг-Конг шәһәрендә яңа иминлек канунына каршы чыгучыны тоткарлау. 1 июль.

Сербия башкаласы Белградта коронавируска каршы комендант сәгате кертүгә ризасызлык белдерүчеләр полиция белән бәрелешә. 7 июль.

Пакстанның Карачи шәһәрендә тоткынлыктан коткарылучы хакимият вәкилләренә алмашка азат ителүче Taliban сугышчылары. 12 июль.

Азәрбайҗанның Товуз районында Әрмәнстан бомбалавыннан соң. 14 июль.

Пакстанның Карачи шәһәрендә яңгырдан соң урамда уйнаучы балалар. 26 июль.

Лүбнән башкаласы Бәйрүт портында булган зур шартлаудан соң. 4 август.

Беларуста президент сайлаудан соң башланган протест чаралары. 9 август.

Куштауны Башкорт Сода ширкәтенә чимал өчен бирүгә каршы чыгучылар. 16 август.

Томскида агуланганнан соң Алексей Навальныйны Германиягә озату. 22 август.

Минскида "Бердәмлек маршы". 6 сентябрь.

АКШта президент сайлау алдыннан демократлар намзәте Джо Байден җәмәгате Джилл Байден белән. 5 октябрь.

Парижда сүз һәм фикер белдерү иреген яклаучы демонстрациячеләр. 18 октябрь.

Британиянең Кардиф шәһәрендә коронавируска каршы Pfizer/BioNTech вакцинасын кадаучы табиблар. 8 декабрь.