2017: Дөнья мизгелләре

Кыргызстанның бер авылына йөк очкычы төшеп җимерелгәннән соң коткаручылар эшли. Ул фаҗига нәтиҗәсендә авылның 35 кешесе һәм очкычтагы 4 хезмәткәр һәлак булды. 16 гыйнвар, 2017. (epa/Igor Kovalenko)

Әфганстанның көнчыгышындагы Лагман качаклар шәһәрчегендә балалар бер-беренә сыенып җылына. Сугыш нәтиҗәсендә ярты миллион әфган өйләрен калдырып китәргә мәҗбүр булды. Пакстаннан, Европадан һәм Ираннан илгә күп кенә качаклар кайтты. 18 гыйнвар, 2017. (AFP/Noorullah Shirzada)
 

АКШ президенты Барак Обама президент вазифасына сайланган Дональд Трампка кул бирә. Инаугурация алдыннан Трамп һәм җәмәгате Мелания Ак Йортка Обама белән чәй эчергә килде. 20 гыйнвар, 2017 (Reuters/Jonathan Ernst)

 

Трансгендер Рани Пакстанның Пешавар шәһәрендә парти алдыннан камерага елмая. 22 гыйнвар, 2017. (Reuters/Caren Firouz)

Украинаның көнчыгышында, Киев контролендәге Авдеевка шәһәре урамында танклар. 1 февраль, 2017. (Reuters/Gleb Garanich)

Сүрия качагы Бараа Һаҗ Хәләф (сулда) әтисе Халидне үбә. Әнисе Фаттум (уңда) уңда елап тора. Бу фото алар 2017 елның 7 февралендә Чикагоның О'Һара һава аланына килеп төшкәч төшерелгән. Алар президент Дональд Трампның җиде мөселман иленнән, шул исәптән Сүриядән АКШка килү чикләүләре мәхкәмә тарафыннан кире кагылганнан соң килгән. (Reuters/Kamil Krzaczynski)

 

Сербия башкаласы Белград янында 14 яшьлек әгфан качагы кышкы салкында юына. Артта ул әнисе һәм башка качаклар белән яшәгән вагон. 11 февраль, 2017. (AP/Muhammed Muheisen)

Романия башкаласы Бухарестта кешеләр телефоннары белән яктыртып һәм Европа берлеге әләмен сурәтләп хакимиятнең коррупциягә каршы кануннарны йомшарту ниятләренә протест белдерә. 26 февраль, 2017. (AP/Vadim Ghirda) 

Гыйрактагы Мосул шәһәренең "Ислам дәүләте" сугышчан төркеме кулындагы өлешеннән Гыйрак хәрбиләре өлешенә кызын күтәреп качып килүче ир елый. 4 март, 2017. (Reuters/Goran Tomasevic)

Беларус башкаласы Минскида "социаль паразитлар кануны"на каршы митинг. Эшсезләрдән өстәмә салым җыю канунына каршы бу чарада меңнәрчә кеше катнашты. 15 март, 2017.  (Азатлык)

Мәскәүдә полиция коррупциягә каршы митингта катнашучы кызны тоткарлый. Соңгы елларда Русия башкаласында булган иң зур протест чараларының берсе булган бу җыенда меңнән артык кеше тоткарланды. 26 март, 2017. (EPA/Maxim Shipenkov)

Сүриянең Хан Шәйхун шәһәрендә бер ир үле баланы күтәреп бара. Соңрак БМО Сүрия һава көчләренең бу шәһәрнә химик корал белән һөҗүм иткәнлеген белдерде. 4 апрель, 2017. (Reuters/Ammar Abdullah)


 

Төркиядә президент Рәҗәп Эрдоганның вәкаләтләрен шактый арттыручы референдумнан соң Истанбул шәһәрендә төрекләр бәйрәм итә. 16 апрель, 2017.(Getty Images/NurPhoto/Jodi Hilton)

Төньяк Корея башкаласы Пхеньянда илгә нигез салган Ким Ир Сенның тууына 105 ел тулуга багышланган чәчәк күргәзмәсенә бер солдат үзенең кызын алып килгән. 16 апрель, 2017. (EPA-EFE/How Hwee Young)

Романиянең Геамана авылы янында бакыр шахтасын су басу нәтиҗәсендә якындагы өй дә су астында калган. 21 апрель, 2017. (RFE/RL, Amos Chapple)

Венесуэла башкаласы Каракаста президент Николас Мадурога каршы протест чарасында катнашучылар машина юлын яба. 27 май, 2017. (AFP/Juan Barreto)
 

Иран башкаласы Тәһранда полиция кешеләргә парламент бинасыннан качарга ярдәм итә. Парламентка һәм илнең элекке югары рухи җитәкчесе Хомәйни аятулла төрбәсенә һөҗүмнәр нәтиҗәсендә кимендә 12 кеше һәлак булды. 7 июнь, 2017. (EPA-EFE/Omid Wahabzadeh)

Британия башкаласы Лондонда күп катлы бина яна. Гренфел манарасындагы бу янгын нәтиҗәсендә 71 кеше, шул исәптән балалар да һәлак булды. Декабрь аенда бу фаҗига сәбәпләрен рәсми тикшерү башланды. 14 июнь, 2017. (Reuters/Toby Melville)

 

Германиянең Һамбург шәһәрендә G20 саммитына килгән Русия президенты Владимир Путинның АКШ президенты Дональд Трамп белән беренче очрашуы. 7 июль, 2017. (Reuters/Carlos Barria)
 

Босниянең Сребреница шәһәрендә 1995 елгы күпләп үтерүдән соң күмәк кабергә күмелгән һәм 2017дә табып казып алынган 71 кешенең калдыклары 11 июльдә аерым җирләүгә әзерләнгән. Биредә ел саен яңа җәсәдләр табыла һәм аларның кем җәсәде булуы тикшереп ачыклана. Сребреницада ир затыннан булган 8 меңләп кешенең, шул исәптән балаларның үтерелүе өчен узган елның ноябрендә БМО мәхкәмәсе Босния сербларының хәрби җитәкчесе Ратко Младичны гаепләде. (Азатлык)

Грузия студентлары һәм активистлары оештырган протест чарасында катнашучы ике яшь кеше илнең Русия контролендәге Көньк Осетия төбәгенә терәлеп утыручы Бершуети авылы янында Грузия әләмнәре белән тора. Алар Русия хәрбиләрен чик сызыгын аз-азлап Грузия ягына таба күчерә барып илне акрынлап басып алуда гаепли. 7 август, 2017 (Азатлык)
 

Лондонда җиңел атлетика дөнья беренчелегендә 4х100 метрлы эстафета финалында Ямайка йөгерешчесе Усаин Болт аягын авырттырганнан соң. 12 август, 2017 (EPA-EFE/Srdjan Suki)

Барселонада йөк машинасы белән 13 кешене таптап үтерүдән соң матәм җыены. Бу 2004 елдагы Мадрид шартлатуларыннан соң Испаниядәге иң зур террор һөҗүме булды. 20 август, 2017. (Reuters/Susana Vera)

Әфганстан башкаласы Кабулда шыгыйлар мәчетенә һөҗүм вакытында полиция бер баланы коткарырга маташа. 25 август, 2017 (Reuters/Omar Sobhani) 
 

АКШның Техас штатындагы Һьюстон шәһәрендә Һарвей давылы вакытында волонтерлар кешеләрне көймәгә белән эвакуацияли. 28 август, 2017. (Reuters/Adrees Latif)

Украина үзәгендәге Калиновка шәһәре янында корал һәм сугыш кирәк-яраклары саклау урынында шартлаулар. 27 сентябрь, 2017. (Reuters/Gleb Garanich)
 

Петербурда бер эшче Владимир Ленин һәйкәлен юа. 28 сентябрь, 2017 (AFP/Olga Maltseva)

Каталония башкаласы Барселонада бер хатын-кыз төбәкнең Испаниядән бәйсезлеге тарафдарлары митингта ташлаган референдум кәгазләре өстеннән бара. 1 октябрь, 2017 (AP/Emilio Morenatti)

Сүрия демократик көчләре сугышчысы Ракка шәһәрен "Ислам дәүләте" сугышчан төркеменнән азат итү бәрелеше вакытында тәрәзәдән карап тора. 16 октябрь, 2017. (AFP/Bulent Kilic)
 

Альтернатив уңчылар хәрәкәте сүзчесе Ричард Спенсер Флорида университеты җирлегендә чыгыш ясаганда тыштагы каршылык. 19 октябрь, 2017. (Reuters/Shannon Stapleton)
 

Сүриянең Дума шәһәрендәге хастаханә. Шәһәрнең тыныч халык яшәгән өлешен бомбалау нәтиҗәсендә җиде кеше һәлак булды, бомбалау өчен Сүрия хәрбиләре гаепләнде. 26 октябрь, 2017. (EPA-EFE/Mohammed Badra)

 

Фотографлар Мьянмадан Бангладешка китүче качакларның берсенә елга аша чыгарга ярдәм итә. 1 ноябрь, 2017. (Reuters/Hannah McKay)
 

Әфган хатыннары илнең көнбатышындагы Һират виләятендә Шәфран чәчәкләре җыя. Шәфран дөньяда иң кыйбатлы аш тәмләткечләрнең берсе. Әфганстан хөкүмәте фермерларга мәк урынына шәфран үстерергә ярдәм итәргә тырыша. 5 ноябрь, 2017. (EPA-EFE/Jalil Rezayee)

 

Иранның Сарполи Заһаб шәһәрендә 7,3 магнитудалы җир тетрәүдән соң кешеләр учак янында җылына. 13 ноябрь, 2017. (AFP/ISNA/Pouria Pakizeh)
 

Украинаның көнчыгышындагы Пески авылында 22 яшьлек украин хәрбие утын яра. 2 декабрь, 2017. (Азатлык)

АКШ президенты Дональд Трампның Иерусалимны Израил башкаласы дип тану карарына протест белдерүче фәлестиннәр Фәлестиннең Көнбатыш яр өлешендә машина көпчәкләре яндыра һәм Израил хәрбиләре белән бәрелешә. 8 декабрь, 2017. (AP/Nasser Nasser)

Иран башкаласы Тәһранда полиция илдәге икътисади проблемнарга протест белдерүчеләр җыенын тарату өчен су сиптерә. 31 декабрь, 2017. (Азатлык)