2013 елның 100 мизгеле

Кабул янында яшәүче качакларның балалары ярдәм хезмәткәрләре тараткан букчаларны өйләренә алып кайта, 1 гыйнвар.

2 гыйнварда шыгыйлар Гыйракның Кәрбала шәһәрендәге Хөсәин имам төрбәсенә Гашурадан соң 40 көн узгач үткәрелә торган Әрбаин йоласына җыелган.

Француз актеры Жерар Депардье 6 гыйнварда Мордовиянең Сарански шәһәрендә республика башлыгы Владимир Волков (с) катнашында милли киемле тантанада катнаша. Февраль аенда Депардьега Русия ватандашлыгы бирелде.

Беларусның Калачи авылында 7 гыйнварда, Раштуа бәйрәме көнендә малайлар ат арбасына тотынып шуа.

Пакстанның Лаһор шәһәре янында исламчылар җитәкчесе Мөхәммәт Таһир-ул-Кадрины яклаучылар сайлау алдыннан реформалар үткәрүне таләп итә, 13 гыйнвар.

Казакъстанның Алматы шәһәре янында боз һәм кар сыннары фестивалендә бер кеше тимераякта шуа, 14 гыйнвар.

Кыргызстан башкаласы Бишкәк янындагы Ленинское авылында бозлы суда коендырып чукындыру йоласы, 19 гыйнвар.

Киевта Украина президенты утырмасы каршында илнең элекке премьер министры, ике ел элек төрмәгә ябылган Юлия Тимошенконы иреккә чыгаруны таләп итү чарасы, 21 гыйнвар.

Каһирәнең Тәхрир мәйданы янында протест белдерүчеләр бетон диварларны җимергәннән соң халык полиция тарафыннан кулланылган күз яшьләндерү газыннан кача, 24 гыйнвар.

Бишкәктә протест чарасы оештыруда гаепләнеп тоткарланган һәм мәхкәмә каршына баскан оппозицион депутатлар хөкем ителгәндә аларга теләктәшлек җыены, 25 гыйнвар.

Литваның Клайпеда шәһәре янындагы Куршски култыгында боз аша балык тотучы балыкчылар, 27 гыйнвар.

Азәрбайҗанның Исмаили шәһәрендә чуалышларга әверелгән протест вакытында яндырылган йорт, 29 гыйнвар. Протест белдерүчеләр өлкә башлыгы Низами Алекберовның вазифасыннан китүен таләп итте.

Димәшкның Аин Тарма районында "Ирекле Сүрия армиясе" сугышчыларына танк һөҗүме, 30 гыйнвар.

Азәрбайҗан оппозициясе әгъзалары 2018 елда Азәрбайҗан республикасына нигез салган Мамәд Әмин Расулзадәнең туган көне уңаеннар үткәрелгән чарада флагларын машинага җыя, 31 гыйнвар.

Русиянең Лесосибирски шәһәрендә Енисей елгасы буйлап агызылучы бүрәнәләрне аралау, 31 гыйнвар.

Әрмәнстан президентлыгына намзәт булган Паруйр Һайрикиянга Ереван хастаханәсендә ашыгыч ярдәм күрсәтелә, 1 февраль. Президент сайлауга өч атнадан азрак вакыт калып барганда Һайрикиянны үз йорты янында утлы коралдан җилкәсенә атып яраладылар.

Волгоград шәһәрендә заманында Сталинград сугышында шәһәрне яклаучыларның төп ныгытмаларыннан берсе булган элекке фабрика бинасы. 2 февральдә Русия Икенче дөнья сугышындагы борылыш нокталарының берсенә әверелгән Сталинград бәрелешенең 70 еллыгын билгеләде.

Иранда мәктәптә укучы кызлар Тәһранда парламент утырышында президент Мәхмүт Әхмәдиниҗат чыгышын тыңлый, 3 февраль.

Русиянең Красноярский шәһәрендә салкынга чыныккан хатын үз шәкертләрен һава температурасы минус 23 дәрәҗәгә җиткән кышкы көндә салкын су белән коенып чыныгырга өйрәтә, 5 февраль.

8 февральдә Тифлистә протест белдерүчеләр Грузиянең дәүләт китапханәсе янында җыелганда бер карчык тәрәзәдән күзәтә. Протест белдерүчеләр илгә соңгы еллык юлламасы белән чыгыш ясарга килгән президент Михаил Саакашвилины китапханә бинасына кертмәскә теләгән иде.

15 февральдә Чиләбе шәһәре янындагы Чыбаркүлгә төшкән метеорит 1200-дән артык кешене яралады. Күп кеше метеорит кыйпылчыкларыннан һәм һава дулкыны тәэсирендә чәчрәп очкан пыяла кисәкләреннән яраланган. Метеорит үз юлында 180 чакрым киңлектәге җиргә тәэсир иткән. Бу соңгы йөз елдан артык вакыт эчендә Җиргә төшкән иң зур метеорит санала.

Әрмәнстандагы президент сайлауга бер көн кала, 17 февральдә Арарат тавы сурәтендә Ереван шәһәре.

Пакстан шыгыйлары Куитта шәһәрендә 18 февральдә булган шартлау корбаннары янында. Алар мәетләрне җирләүдән баш тартты һәм меңнәрчә кеше шыгыйларны яклауны таләп итеп демонстрациягә чыкты.

Юзо Миһара (с) үзенең хатыны Юко белән Япониянең Фукусима атом электр станциясеннән ерак булмаган һәм кешеләргә яшәү тыелган ташландык Намие шәһәрендә, 22 февраль. 2011 елгы атом казасыннан соң кешеләр бу шәһәрдән күченеп китәргә мәҗбүр булды һәм аларга шәһәргә кайту бары тик әйберләрен алу өчен бик кыска вакытка гына рөхсәт ителде.

Пакстанның Карачи шәһәрендә шыгыйларга каршы бомба шартлатудан соң чуалышлар вакытында ут төртелгән бер машинаның януны туктатырга маташучылар, 4 март.

6 мартта Каракас шәһәрендә Венесуэла президенты Уго Чавес табуты салынган машинаны озата баручылар. 58 яшьлек Чавес 5 мартта вафат булды.

Бразилиянең Рио-де-Жанейро шәһәре ярларында тонналарча үле балык, 12 март.

Гыйракның Наҗаф шәһәрендә Вади әл-Сәлам (Тынычлык үзәнлеге) исемле зират дөньядагы иң зур каберлек санала, 1 апрель.

Әрмәнстан президенты Серж Саркисянның 9 апрельдә икенче мәртәбә вазифага керешү тантанасыннан соң Еревандагы протест чарасында полиция оппозиция җитәкчесе Раффи Хованнисян тарафдарын тоткарлый.

11 апрельдә Минскиның Җиңү мәйданында хөрмәтләү сагында торучы беларус кызлары. Хөрмәтләү сагында тору Беларуста дәүләт патриотик тәрбия програмының һәм Җиңү көненә әзерлекнең бер өлеше.

Босниянең Власеница шәһәрендәге каберлеккә күмәк җирләү чарасына килгән мөселман хатыннары. 1992-1995 еллардагы Босния сугышында серб көчләре тарафыннан үтелергән 11 Босния мөселманының калдыклары казып алынып 20 апрельдә шушы зиратта җирләнде.

26 апрельдә Украинаның Славутич шәһәрендә кешеләр Чернобыль казасы нәтиҗәләренә каршы көрәштә катнашканнар һәйкәленә шәмнәр куя.

Гыйракның авырлык күтәрүче хатын-кыз спортчылар такымы әгъзасы Катардагы Азия беренчелеге ярышларына әзерләнә. 28 апрель.

Грозныйдагы Әхмәт Кадыров мәчетенең һәм мәчет тирәсенең һавадан төшерелгән фотосы, 29 апрель.

Нью-Йоркта төзелгән Дөнья сәүдә үзәге 1 шпиленең АКШ әләме белән бизәлгән соңгы өлеше күтәрелә, 2 май.

12 майда Пакстандагы парламент сайлавында премьер-министр Наваз Шәрифнең Пакстан мөселман лигасы фиркасе җиңеп чыкканның икенче көнендә Лаһор шәһәрендә Шәриф тарафдарлары бәйрәм итә.

14 майда Дөнья өстәл теннисы беренчелегенең квалификация раундында Иран такымы кызлары АКШ такымы кызларына каршы уйный.

17 майда Һомофобиягә һәм трансофобиягә каршы халыкара көн уңаеннан Тифлистә демонстрация оештырган гей хокуклары активистын алып баручы микроавтобуска бер төркем һөҗүм итә.

18 майда Швециядә Евровидение җыр бәйгесе финалында Молдова җырчысы Алена Мун чыгыш ясый

23 майда, Хәтер көнендә Бостонның Бостон Коммон паркында куелган АКШ әләмнәре.

Балалар 24 майда Кабулда булган шартлу урыныннан йөгереп кача.

27 майда Байконур космодромыннан Халыкара галәм станциясенә очачак Союз ракетасына православ дин әһеле чиркәү суы сибә.

2 июньдә Истанбулда премьер-министр утырмасы янында хөкүмәткә каршы демонстрациячеләр полиция белән бәрелешә. Истанбулның Таксим мәйданында бер кечкенә паркта төзелеш башлауга протест белдерүчеләрне полиция көч белән куып таратканнан соң ризасызлык чаралары бар илгә таралды.

Грузия хәрбиләре Әфганстанда һәлак булган хезмәттәшләренең табутларын Тифлис янынданы һава аланында очкычтан алып чыга, 9 июнь.

Иранда вице-президент, реформачыл намзәт Риза Ариф тарафдары 10 июньдә үткән сайлау алды митингыннан соң. 14 июньдә узган ул сайлауда уртачыл намзәт Хәсән Рухани җиңеп чыкты.

11 июньдә Истанбулның Таксим мәйданындагы протест чарасында катнашучы бер кеше полиция белән бәрелештә яндыргыч шешә шартлаганнан соң уттан кача.

18 июньдә Төньяк Ирландиядәге Лох Эрнда җыелган Сигезлек җитәкчеләре фотога төшә.

Востон марафонындагы шартлауны тикшерүче АКШ иминлек хезмәтләре тарафыннан атып үтерелгән Ибрагим Тодашев табуты Грозныйда үз өенә алып кайтылган, 20 июнь. Бу шартлауга бәйле дип шикләнелгән Тодашев шартлаудан соң полиция белән атышта үтерелгән икенче бер шикләнелүче Тамерлан Царнаевның танышы булган.

Азәрбайҗан хәрби машиналары Бакуда хәрби парадка әзерләнә, 21 июнь.

Галәмнән җиргә кайткан Кытай астронавтлары 26 июньдә Кытайның Эчке Монголия төбәгендә уңышлы төшеп утырганнан соң җирдәгеләрне сәламли.

Иран хакимиятләре 26 июнь, Наркотикларны яман куллануга һәм рөхсәтсез наркотик сәүдәсенә каршы халыкара көрәш көнендә җинаятьчеләрдән тартып алынган наркотикларны юк итә. Наркотикларны шартлаткан кеше ялкыннан читкә йөгерә.

29 июньдә Төрекмәнстанның Каспий ярында яхта клубын ачу уңаеннан оештырылган тамаша.

Мисырда хәрбиләр президент Мөхәммәт Мурсины хакимияттән бәреп төшергәннән соң бишенче көндә, 8 июльдә Мурси тарафлы ике кеше протест белдерә.

8 июльдә Испаниянең Памплона шәһәрендә узучы Сан-Фермин фестивалендә катнашучылар өстеннән үгез сикереп уза.

Русиядәге оппозия җитәкчесе Алексей Навальный 19 июльдә иреккә чыгарылганнан соң хатыны Юлия белән кочаклаша. Навальный урман сату акчасын үзләштерү өчен биш елга хөкем ителгәннең икенче көнендә мәхкәмә карары белән иреккә чыгарылды.

21 июльдә Барселонада синхрон йөзү бәйгесендә Русия такымы чыгыш ясый.

Рим папасы Франциск 22 июльдә Рио-де-Жанейрода үзен күрергә җыелган халыкны сәламли.

Сүрия оппозициясенең Шаам хәбәр агентлыгы тараткан бу фотода Һомс шәһәрендәге Халед бин Валид мәчете сурәтләнгән. Мәчетнең 22 июльдә хөкүмәт гаскәрләре бомбалаганда зур зыян күрүе әйтелә.

5 августта Мәскәү базарларыннан йөзләрчә мигрантны вакытлы лагерьларга ябу вакытында бер мигрант хатын үз йөзен фотокамерадан каплый.

7 августта Мәскәүдә халыкара спорт беренчелеген ачу тантаналарына әзерлек вакытында волонтерлар ял итә.

8 августта Багдадта Ураза бәйрәменә татлылар әзерләнә.

9 августта Тәһрана шыгый хатыннар Ураза бәйрәме намазында.

14 августта Русиянең Амур төбәгенең һавадан күренеше. Бу Русиядә соңгы 120 елдагы иң зур су басу дип санала.

1 сентябрьдә Германиянең Һаген-Форһалле кемпингында тукталган кешеләр илдәге сайлау алды көрәшен телевидение аша күзәтә.

12 сентябрьдә Астанәдә Бузкаши беренчелеге.

Пакстанның Карачи шәһәреннән ерак түгел НАТОның ягулык машиналары кәрваны яндырылган урынга кешеләр җыела, 16 сентябрь.

Италиянең Джильо утравы янында су астындагы кыяга бәрелеп янга яткан Costa Concordia корабы 17 сентябрьдә яңадан торгызылганнан соң. 2012 елның гыйнварында әлеге кораб казасында дистәләрчә кеше һәлак булды.

Иранда кеше хокукларын яклаучы адвокат Насрин Сотудә 18 сентябрьдә вакытыннан алда төрмәдән чыгарылган үз өендә улын кочаклый. Сотудә берничә гаепләү, шул исәптән Иранның дәүләт иминлегенә каршы эшчәнлек гаепләве нигезендә алты ел төрмәгә хөкем ителгән иде.

21 сентябрьдә Найробидагы сәүдә үзәгендә бер ана ике баласы белән террорчылар һөҗүменнән качарга маташа. Сомалидагы әл-Шабаб төркеме һөҗүмендә бу сәүдә үзәгендә 60тан артык кеше һәлак булды.

23 сентябрьдә Сочидагы ике гей клубның берсе Маякта биюче егет тамашага әзерләнә. Сочидагы кышкы Олимпия уеннары алдыннан халыкара җәмәгатьчелек Русиядәге гейларның хәлен игътибар белән күзәтә.

24 сентябрьдә Пакстан христианнары Пишавардагы Барлык изгеләр чиркәве янындагы ике шартлауда һәлак булган бер әби һәм аның ике оныгын кабергә озата.

27 сентябрьдә Тифлистә бер хатын 1992-1993 грузин-абхаз сугышы корбаннары һәйкәле янында күңелен бушата.

28 сентябрьдә актерлар Босниядәге Мостар шәһәрендә, Борынгы күпер янында тамаша күрсәтә. XVI гасырда төзелгән күпер 1993 елда Босния сугышы чорында җимерелде һәм 1993 елда төзекләндерелде.

10 октябрьдә Таҗикстанның Яхак авылы янында бер хатын мамык уңышын җыя.

12 октябрьдә, Казанда Явыз Иван гаскәрләренең Казан ханлыгы башкаласын яулап алуын искә алу көненә багышланган чарада катнашучылар Камал театры яныннан узып бара. Быел Хәтер көнендә катнашучыларга Ирек мәйдаанында җыелу һәм Казан кирмәненә бару рөхсәт ителмәде.

15 октябрьдә АКШ хөкүмәте эшчәнлеге 16 көнгә туктап торганда Вашингтонда парламент бинасы чагылышы.

15 октябрьдә Азәрбайҗан мөселманнары корбан сарыклары сатып ала.

16 октябрьдә Пакстанның Карачи шәһәрендәге базарда янгын сүндерүчеләр янгынны туктатырга маташа.

Пакстандагы үсмерләр активисты, 2012 елда Талибан сугышчылары тарафыннан атып яраланган Малала Йозыфзадә 20 октябрьдә Лондонда үзенең "Мин -- Малала" исемле китабын имзалый.

Чехиядә үткән парламент сайлавыннан соң, 21 октябрьдә Прагадагы Влатава елгасында чех сынчысы Давид Черни ясаган сын. Шәмәхә төстәге урта бармак Чехия президенты Милош Земанның эш бүлмәсеннән күренерлек итеп куелган.

26 октябрьдә Вашингтонда активистлар АКШның күзләү програмына протест белдерә.

9 ноябрьдә Кыргызстанның Боконбай авылы янында бөркет бәйрәме.

Европада качак статусы алырга теләүчеләр 13 ноябрьдә Сербиянең Боговадья авылы янында учак янына җыела. Сербиядәге ике качаклар үзәге тулып ашу сәбәпле Африка һәм Якын Көнчыгыш качаклары шундый лагерьларда яши.

Филиппиндагы Һайян давылыннан зыян күргән кешеләр 14 ноябрьдә Таклобан шәһәрендә азык һәм суга чират тора. Бу казада меңнәрчә кеше һәлак булды, йөзләрчә мең кеше йортсыз калды.

Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан бүлеге хезмәткәрләре 17 ноябрьдә Мәскәүдән Казанга кайтканда һәлакәткә дучар булган Boeing-737-500 очкычы калдыкларын сүндерә. Әлеге очкычта барлыгы 50 кеше, шул исәптән Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның улы Ирек Миңнеханов та һәлак булды.

Болгарстан студентлары һәм башка демонстрациячеләр 20 ноябрьдә башкала Софияда коррупциягә, түбән хезмәт хакларына һәм эшсезлеккә каршы протест чарасында ялган сугыш кораллары күтәреп катнаша.

23 ноябрьдә Киевта Һолодомор корбаннары истәлегенә шәмнәр яндырыла.

26 ноябрьдә Багдадның Садрия районында шыгый хатыннар бер чәйханә янындагы шартлау корбанын җирләргә бара.

Красноярски шәһәре йөзүчеләре 26 ноябрьдә Олимпия утын Енисей елгасы аша алып чыга.

Киевтагы протест чарасында катнашучылар 1 декабрьдә президент сарае янында полиция белән бәрелешә.

Әфганстанның Нангарар виләятендәге Җалалабад шәһәре янында яшәүче качак балалары ачык кырда сабак ала, 1 декабрь.

2 декабрьдә Банкоктагы хөкүмәт бинасы каршында протест чарасында катнашучы кеше су сиптергечләр һәм күз яшьләндерү газы кулланучы полициягә каршы тору өчен газ битлеге кия. Бу протест чарасында катнашучылар хөкүмәтнең вазифадан китүен таләп итте.

10 декабрьдә Көньяк Африка республикасының элекке президенты Нельсон Мандела белән хушлашу чарасында катнашучы Мандела сурәтен үбә. 95 яшьлек Мандела 5 декабрьдә вафат булды.

11 декабрьдә Киевның Бәйсезлек мәйданында протест белдерүчеләр баррикадаларына полиция көчләре һөҗүм итә.

Ун елдан артык Русия колониясендә утырып ярлыкау нигезендә вакытыннан алда иреккә чыккан эшмәкәр Михаил Ходорковский 22 декабрьдә Берлинда матбугат очрашуында журналистлар сорауларына җавап бирә.