2025 ел сурәтләрдә кала

Украина хәрбие Артём 31 майда Киевта узган «Кыю йөрәкләр» хәйрия балында Полина белән бии.«Бер яктан карасаң, бу бик гади кебек, — ди ул, ике аягы да ампутацияләнгән Артем. — Икенче яктан исә бу физик яктан бик авыр. Кешегә хыялланырга, максатлар куярга, алга таба барырга һәм үз үрнәгең белән мөмкин булмаган нәрсәләр юклыгын исбатларга кирәк».

Фото: Сергей Нужненко / Азатлык Радиосының Украина хезмәте

Адвокат Арианит Кочи 3 июльдә Приштинада Косово милли җыелышы бинасы каршында ишәк ияртеп бара. Кочи Косово хакимиятендәге озакка сузылган сәяси кризиска протест белдерү өчен дүрт хайван алып килгән. "Мин ишәк сайладым, чөнки бу хайван безнең депутатларның үҗәтлеге, үзсүзлеге билгесе — алар үз-үзләрен нәкъ ишәкләр кебек тота", диде ул журналистларга.

Фото: Ибраһим Бериш / Азатлык Радиосының Косово хезмәте.

Азатлык Радиосы журналисты Игорь Лосик (уңда) 11 сентябрьдә Вильнюста Беларус төрмәсеннән азат ителгәннән соң, энесе Микита белән кочаклаша. Игорь сәяси сәбәпләр белән чыгарылган хөкем нигезендә билгеләнгән 15 елның биш елдан артыгын утырып чыкты. Лосик Литвага тагын 50 кеше белән бергә, АКШ белән Беларус арасындагы мөнәсәбәтләр җепшегәннән соң килде; бу процесс АКШ һәм Литва дипломатик тырышлыклары нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Фото: Вялета Саучиц / Азатлык Радиосының Беларусь хезмәте.

Дүшәнбедә сүтелә башлаган Рохат чәйханәсе. Әлеге бина Таҗикстан башкаласында халык иң яраткан истәлекле урыннарының берсе булып саналды һәм дөньядагы иң яхшы чәйханәләр исемлегенә керә иде. Бинаны саклап калуны сораган җирле халык петициясе уңышка ирешә алмады — ул Үзәк Азия башкаласының йөзен тамырдан үзгәртә. Фото март башында төшерелгән.

Фото: Шахло Абдуллоев / Азатлык Радиосының Таҗикстан хезмәте.

14 октябрьдә Таҗикстан чигендә яңа гына урнаштырылган киртә янында кыргыз хәрбие. Үзәк Азиянең ике иле арасында дистә еллар дәвам иткән чик бәхәсләреннән соң, 2025 елда Дүшәнбе белән Бишкәк демаркация сызыгы турында килешүгә иреште.

Фото: Джениш Айдаров / Азатлык Радиосының Кыргызстан хезмәте.

27 гыйнварда Белградтагы төп юл чатларының берсендә меңләгән протестчы. Студентлар башлаган бу йөрешләр Нови-Сад тимер юл вокзалында бетон түбә ишелеп төшү аркасында 16 кешенең гомере өзелүдән соң кабынды.

Фото: Азатлык Радиосының Балкан хезмәте.

4 ноябрьдә Чехиянең көньягындагы ташландык совет шахтасында уранга бай кристаллар ультрашәмәхә яктыда ялтырый. Үзәк Европада галимнәр 1960 нчы елларда ташлап калдырылган шахталарны кабат ачып өйрәнә: элек анда сәяси тоткыннарны Советлар Берлегенең атом коралы програмы өчен радиоактив минераллар казырга мәҗбүр иткәннәр.

Фото: Эймос Чаппл / Азатлык Радиосы.

Февральнең карлы бер көнендә малай Төркмәнстанның Ашхабад шәһәре буйлап бара

Фото: Азатлык Радиосныңы Төркмән хезмәте

18 мартта Скопьеда меңләгән кеше ике көн элек Төньяк Македония башкаласындагы Кочани төнге клубында чыккан янгында һәлак булган 63 кешенең истәлегенә җыелды. Клубның лицензиясе булмаган, автоматик янгын сүндерү системы һәм җитәрлек эвакуация чыгу юллары да каралмаган. 18 марттагы мемориалдагы шигарләрнең берсендә болай язылган иде: сезнең ачкүзлелек балаларны көлгә әйләндерде.

Фото: Ваня Мицевска / Азатлык Радиосының Төньяк Македония хезмәте..

1 декабрьдә Софияне янгын чорнап алды. Бу хәл Болгарстанда 1990нчы еллардан бирле иң зур протестлар вакытында булды: халык тәкъдим ителгән дәүләт бюджеты һәм илнең сәяси элитасында коррупция дип кабул ителгән күренешләргә каршы чыкты.

Фото: Генка Шикерова / Азатлык Радиосының Болгария хезмәте.

1 мартта Берлинда узган демонстрация вакытында яндырылган Русия байрагын тоткан протестчы. Чараны Русиянең оппозиция лидерлары Русиянең Украинага һөҗүменә каршы протест билгесе буларак оештырды.

Фото: Антон Сергиенко / Азатлык Радиосының Урыс хезмәте.

25 июльдә Сараевода эссе көндә бер хатын-кыз эчемлекләр күтәреп бара.

Фото: Азатлык Радиосының Балкан хезмәте.

17 мартта Болгарстанның көньяк-көнбатышындагы Рибново авылында помакларның мөселман җәмгыяте туе вакытында хатын-кызлар. Таулы авыл күп көннәргә сузылган туйлары белән дан тота: анда кәләшләрнең йөзен ак паста белән каплыйлар һәм ялтыравыклар сибәләр.

Фото: Илиан Ружин / Азатлык Радиосының Болгарстан хезмәте.

16 декабрьдә Тбилиси үзәгендә протестчы Грузия байрагын җилфердәтә. Бу — 2024 ел ахырында башкаланың үзәгендә чыккан тәртипсезлекләрдән соң дәвам иткән протестларның 384нче көне. Алар Грузиянең Европа берлегенә керү турындагы сөйләшүләрне кинәт туктатуы аркасында башланды.

Фото: Илия Ратиани / Азатлык Радиосының Грузия хезмәте.

24 яшьлек Надя һәм аның ике яшьлек кызы Ангелина белән Киевта хушлашу. Алар 28 августта Русиянең Украина башкаласына ясаган һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булды.

Фото: Сергей Нужненко / Азатлык Радиосының Украина хезмәте.

7 июльдә Пакъстанның Баджур кабилә бүлгесенедә меңләгән демонстрант җыелды. Алар Әфганстан чигендәге тынгысыз төбәктә көч куллануны туктатуны таләп итте; бу районда элек Пакъстан талибы актив эшчәнлек алып барган.

Фото: Шах Наваз Таракзай / Машал Радиосы - Азатлык Радиосы.

13 майда Әфганстанның көнбатышындагы Һерат шәһәрендә тегүче кибеттә буркалар тегә. 2021 елда талиблар хакимиятне кулга алгач, хатын-кызлар һәм кызларның тормыш шартлары кискен начарланды: хәзер аларга җәмәгать урыннарында йөзләрен каплау мәҗбүри.

Фото: Мохсен Карими / AFP.

11 мартта Мәскәүдәге торак йорт тәрәзәсеннән карап торучы кешеләр. Җирле хакимият белдерүенчә, әлеге бина Украина пилотсыз очкычы һөҗүменә дучар булган.

Фото: Reuters

22 июньдә төшерелгән иярчен сурәте Иранның үзәгендәге Исфахан шәһәрендә урнашкан атом ягулыгы баету ширкәтенә АКШ һава һөҗүмнәре китергән зыянны күрсәтә.Фото: Maxar Technologies / AFP.

18 декабрьдә Мәскәүдәге экранда Русия президенты Владимир Путинның йомгаклау матбугат очрашуы күрсәтелә.Фото: Рамил Ситдыйков / Reuters.

10 гыйнварда Бухарестта парламент бинасы янында Румыния президентына популист намзәт Калин Георгеску яклы кеше ил байрагын җилфердәтә. Протестлар гыйнвар башында, Румыния Конституция мәхкәмәсе президент сайлауларының икенче турын гамәлдән чыгаргач, кабынды. Ул сайлауларда Георгеску беренче турда көтмәгәндә җиңгән иде.Фото: Джордж Калин / Inquam Photos.

15 июньдә Тәһранда төшерелгән фотода Израильнең Иран башкаласына ясаган һөҗүмнәре вакытында яраланган иргә урамда очраган кешеләр ярдәм күрсәтә. Бу вакыйгалар Иран–Израиль сугышы кысаларында барды.Фото: Маджид Хахи / EPA.

15 августта Аляска штатының Анкоридж шәһәрендәге һава базасында АКШ президенты Доналд Трамп Русия президенты Владимир Путинга кулын суза. Бу очрашу АКШның Русия белән Украина арасында тынычлык урнаштыру омтылышлары кысаларында узды.Фото: Эндрю Кабальеро-Рейнольдс / Reuters.

8 апрельдә Казакъстандагы Байконур галәм аланында Халыкара галәм станциясенә очучы Союз МА-27 ракет йөртүчесе җибәрелгәндә.Фото: Максим Шеметов / Reuters.

Көньяк Әрманстанның Ханцах авылы янында бер-берсеннән 25 метр ераклыкта урнашкан Әрмәнстан һәм Азәрбайҗан хәрби позицияләре, 13 май.

Фото: Айк Багдасарян/Photolure

17 июньдә Киевта Русия һөҗүменнән соң җимерелгән фатирлары урынында ирле-хатынлы пар кочаклашып тора. Соңрак җимерекләр арасында аларның кечкенә улларының гәүдәсе табылды.Фото: Сергей Нужненко / Азатлык Радиосының Украина хезмәте.

Әнкарада Төркия офицеры Үмит Үнчены соңгы юлга озату мәрасиме. Ул 11 ноябрьдә Азәрбайҗаннан очып киткәннән соң берничә минут үткәч Грузия җирендә хәрби очкыч казасында һәлак булган 20 кешенең берсе иде. Фаҗига сәбәпләрен тикшерү дәвам итә.Фото: Эфекан Акюз / Reuters.

2025 елның 14 августында Ташкент аша агучы каналга эссе җәйге көндә малайлар сикерә.Фото: Вячеслав Оселедко.