Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фидель Кастро Куба президентлыгыннан китте


49 ел хакимияттә булганнан соң Фидель Кастро Кубаның президенты һәм хәрби көчләр башлыгы вазыйфаларыннан китүен белдерде.


Белдерү Гранма көндәлек рәсми басманың интернеттагы сәхифәсендә дөнья күрде.

"Башка мин Дәүләт Шурасы президенты һәм хәрби көчләр башлыгы вазыйфаларын башкармыячакмын, кабатлап әйтәм, башка мин бу вазыйфаларны башкармыячакмын," диелгән белдерүдә.

Кастрога 81 яшь, 19 ай чамасы элек каты авырудан соң ул хакимиятне бертуган энесе, вице-президент һәм саклану министры Рауль Кастрога тапшырган иде.

АКШның 9 администрациясе Кастроны хакимияттән алу тырышлыкларын күреп карады. 1959 елдан бирле Кастро Кубаны җитәкләде. Патшалардан кала дөньяда моның кадәр ил белән идарә итүчеләр булмады. Кастро хакимияте чорында Кубада кеше хокуклары бозылды, йөзләгән сәяси тоткын дистә елларга төрмәгә утыртылды. Кубалар режимнан китеп котылыр өчен кечкенә көймәләрдә куркыныч шартларда Американың Флорида штатларына агылды.

24 февраль якшәмбе көнне Куба Милли Мәҗлесе җыелып Дәүләт Шурасы башлыгы итеп Рауль Кастроны билгеләр дип кәтелә. Аңа 76 яшь, һәм аның ил белән идарә итүгә ниндидер зур үзгәрешләр китерәчәге фаразланмый. Әмма ул үз вакытында, үзгәрешләр кирәклеген әйткән иде, һәм кайбер реформалар көтәргә була, ди белгечләр.

АКШ президенты Джордж Буш бүген Руандада ясаган чыгышында, Кастроның вазыйфадан китүе белән – Куба өчен яңа демократик чор башланачагына өмет белдерде. Европа Берлеге комиссиясе демократиягә күчеш чорында Куба белән эшлекле мөнәсәбәтләр корырга теләк белдерде.

XS
SM
MD
LG