Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан журналисты һәм аның-ата анасына карата мәхкәмә эше кузгатылды


Бу көннәрдә Казанда журналист Наталья Петрова һәм аның 70 яшьтән узган ата-анасына карата кабат җинаять эше кузгатылды. Алар 3 милиционерны кыйнауда гаепләнә. Элегрәк тикшерүче бу эшне туктаткан иде, әмма милиционерлар моның белән килешмәде.

Милиционерлар сөйләвенчә, алар Петрованы алырга килгәч, гаиләдәге бар кешеләр - журналист үзе, аның 74 яшьлек әтисе, 70 яшьлек әнисе һәм 9 яшьлек ике кызы ташлана. Башта бер генә милиционер килгән булса, соңыннан ул үзенә ярдәмчеләр чакырткан булып чыга.

Наталья Петрованы эчке эшләр идәрәсенең бер вәкиленә карата гайбәт тараткан язма язуда гаеплиләр һәм утырышларга килмәгәч, милиция вәкиленә аны өенә барып алырга боерык бирелә. Бу низаг нәкъ шул вакытта килеп чыга да инде. Һәм милиционерлар үзләрен кыйнаучы дип санаучыларны төрмәгә утыртуны тәләп итә.
Журналистның әтисе Геннадий Петровны якларга алынган “Агора” хокук яклау оешмасыннан Ирина Хрунова:

“Җинаять эше 2 мәддә нигезендә кузгатыла. Берсе җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләрен кыйнау нигезендә. Бу очракта бөтен гаиләгә дәгъва белдерелә. Милиционерлар Наталья Петрованың әтисе-әнисе, хәтта игезәк 9 яшьлек кызларны да хөкемгә тартуны тәләп итә. Әмма бу яшьтәгеләр хөкемгә тартыла алмый.

Икенче мәддә - гайбәт язу нигезендә. Имеш, бер милиция вәкиле үзен өйләренә килеп кыйнау турында интернетта язма укыган һәм моны гайбәт дип санаган. Бу ике мәддә аннары бер эш буларак теркәлде. Шуннан соң, тикшерү булды. Һәм җинаять эшләү юк дигән мәгънә белән бу эш узган елның 13 декабрендә туктатылды. Әмма мин җинаять эше белән таныштым һәм күптән инде тикшерүченең шундый сыйфатсыз эшләвен күргәнем юк иде»,
диде.

Хрунова фикеренчә, тикшерүченең нәкъ шулай сыйфатсыз эшләве эшне кабат кузгатуга китергән

«Милиция вәкилләре җинаять эшен туктату белән килешмәгәннәр һәм тикшерүченең шулай сыйфатсыз эшләү якларын да тапып мәхкәмәгә шикәять иткәннәр. Аларның билгеле моңа хокукы бар. Һәм мәхкәмәдә берничә утырыш булды. Аның нигезендә, 6 февраль көнне хөкемдар милиционерларның дәгъвалары белән килеште һәм җинаять эшен туктатуны канунсыз дип тапты. Хөкемдар беренче чиратта монда тикшерүченең эшен җиренә җиткереп эшләмәүгә нигезләнде. Мин бу мәхкәмә карары кире карауны сорадым һәм ул Татарстанның Югары мәхкәмәдә тикшерәләчәк», диде Ирина Хрунова.

Аның әйтүенчә, бу эш инде бер ай дигәндә каралырга тиеш.

Петровлар гаиләсе фикеренчә, аларның бернинди гаепләре дә юк. Журналистның әти-әнисе һәм кызлары Наталья Петрованы милициядән яклап каршылык күрсәткән.
XS
SM
MD
LG