Accessibility links

Кайнар хәбәр

Косово: кем таный, кем юк?


Косоварлар бәйсезлек өчен рәхмәтен диварга язып белдерә
Косоварлар бәйсезлек өчен рәхмәтен диварга язып белдерә

Косовоның бәйсезлек игълан итүе бар дөньяда бу вакыйга тирәсендә сүз көрәшен тудырды. Сербия Косовоның бәйсезлеген хуплаган башкалалардан, шул исәптән Вашингтон, Лондон, Париж, Әнкарадан, илчеләрен чакыртып ала. Андый илләр саны арта бара.


"Косовоның бәйсезлеге мәсьәләсендә без Русия, Европа һәм башка илләр белән бик тыгыз эшлибез. Каршылыклар бар, ләкин без дә, күп кенә башка илләр дә шул фикердә: тарих моның дөрес адым икәнен, Балканга солых китерү икәнен әле исбатлар."

Шушы сүзләре белән американ президенты Джордж Буш Косовоның бәйсезлегенә хуплау белдерде. Бу сүзләрен ул Африкада сәфәр йөргәндә, Танзаниягә килгәч әйтте.

Вашингтон Косовоны беренчеләрдән булып таныды. Дүшәмбедә бу адымга Британия, Франция, Германия, Италия кушылды.

Косовоны таныган илләр арасында шулай ук Албания, Төркия, Әфганстан да бар.

Ислам конференциясе оешмасы да Приштинаның адымын хуплап каршылады. Оешма башлыгы Әкмәлетдин Иһсаноглы, Косовоның бәйсезлеге ислам дөньясына файдага булачак, дип белдерде.

Дөняның бер өлеше яңа туган дәүләтне хуплап каршы алса, баша илләр моңа кырын карый. Әйтергә кирәк, нигездә бу сепаратист төбәкләре булган илләр.

Баск сепаратистларына каршы көрәшкән Испания Косовоны танымаячагын белдерде.

Романия дә шулай эшләде. Бухарестның моңа үз сәбәпләре бар: Сербия белән электән-элек яхшы мөнәсәбәтләр, Трансильвания төбәгендә маҗар мәхәлләсе һәм дә кардәш Молдовадагы сеператист Днестр буе төбәге.

Кыпрысның да Косовоны ни өчен танымавы аңлашыла. Һәм дә Азәрбайҗан, Грузия, Шри Ланка, Кытай – бу илләрнең барысының да үз "кайнар" төбәкләре бар.

Шулай да, Косовоның бәйсезлегенә каршы иң көчле тавыш Мәскәү кирмәненнән яңгырый. Русиянең БМОдагы илчесе Виталий Чуркин моны "халыкара канун принципларын санга сукмау" дип атады һәм Сербиянең бөтенлеген кайтарырга таләп итте.

"БМОның Косоводагы вәкиле Косово хакимиятләренең беряклы декларациясен канунсыз дип игълан итүен таләп итәбез" диде Русия рәсмие.

Чечен сепаратистларына каршы ике сугыш сугышкан Мәскәү бер яктан, берьяклы декларацияләрне танымавын белдерсә, икенче яктан, Грузия һәм Молдовадагы сепаратист төбәкләрне хуплавын яшерми.

Сербиядә исә Косовоның бәйсезлеге уңаеннан ачу хисләре сүрелми.

"8 ел үтүгә, хәзер инде демократик һәм тынычлык сөйгән Сербияне янә кимсеттеләр, бу юлы җирен тартып алып. - диде Сербия президенты Борис Тадич БМО мөнбәреннән. - Моны акыл белән дә, канун белән дә, аңлап та, аңлатып та булмый".

Сербиянең төп сәяси фиркаләре пәнҗешәмбе көнне "Косово – ул Сербия" дип аталган киң күләмле каршылык чарасы үткәрергә җыена.

XS
SM
MD
LG