Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия Гыйракта көрд сугышчыларына һөҗүмне дәвам итә


Төркия Гыйракның төньягындагы көрд гыйсъянчыларына каршы хәрби чараларын дәвам итә. Көрд гыйсъянычыларына каршы туп һәм һава һөҗүмнәре ясалды.

Анкарадагы Төрек хәрби идарәсе белдерүенчә, ПКК сугышчылары Гыйракның көньягына таба чигенә.

Төрек хәрби идарәсе Гыйрактагы көрд төркемнәрен ПКК сугышчыларын сыендырмаска дип кисәтте.

Төркия Гыйракта хәрби чараларны узган атнакичтә башлады. Гыйрак моңа каршы чыкмады. Әмма якшәмбе көнне Багъдад бу һөҗүм төбәктә иминлеккә яный дип аны мөмкин кадәр тизрәк тәмамларга чакырды.
XS
SM
MD
LG