Accessibility links

Кайнар хәбәр

Минфаик Вафин: Сайлауда “без җиңәбез!” дип тавыш куптарып йөрү рөхсәт ителми


Татарстан үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Минфаик Вафин
Татарстан үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Минфаик Вафин

Татарстанда 2 мартта узачак Русия президентын сайлауда читтә тавыш бирү мөмкинлеген бирә торган таныклыкны Дума сайлавына караганда азрак алганнар.

Республика үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Минфаик Вафин әйтүенчә, парламент сайлавына Татарстанга 60 мең шундый таныклык бирелгән булган, ә инде президент сайлавына әлегә 65 мең соралса да, моның бик азы гына алынган:

«25 февральгә шул 65 мең таныклыкның барлыгы 11 800 генә алдылар. Сайлауга кадәр 3-4 көн генә вакыт калды, димәк инде читкә китәсе кешеләрнең күпчелеге ул таныклыкны алып бетергәндер. Бу сайлауларда аны алучылар азрак”, - диде Минфаик Вафин.

Аның сүзләренә караганда, Татарстанда барлыгы 2 901 сайлау урыны ачылачак һәм алар күбесенчә мәктәп, мәдәният йорты биналарында урнашачак.

Күзәтүчеләргә килгәндә, республикага ерак чит илләрдән килмиячәкләр.

«Русия үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итүенчә, бездә БДБның башкарма комитетыннан 2 күзәтүче булырга тиеш. Моннан тыш, сәяси фиркәләрнең гадәттәгечә үз күзәтүчеләре булачак инде”, - диде Минфаик Вафин.

Билгеле булганча, Русия парламенты сайлавы вакытында Казанның Эсперанто урамындагы бер сайлау бүлегендә коммунистлар фиркәсеннән нәмзәт булган Фәрит Хәбибуллин белән күңелсез хәл килеп чыккан иде. Милиция вәкилләренең аны бүлмәдән чыгарып атканда, Хәбибуллин башы белән бәрелеп, аны хастаханәгә алып китәләр. Аннан чыккач коммунистлар партиясе вәкиле хокук саклаучыларны мәхкәмәгә бирү эше артыннан йөри башлый. Әмма көннәрнең берсендә прокуратурага барган юлда йөрәк өянәгеннән үлә. Бу үлем нәкъ менә сайлау урынында булган вакыйга - милиция хезмәткәрләренең Хәбибуллины чыгарып атуы нәтиҗәсе дип әйтелә.

Татарстан үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Минфаик Вафин, тәртипсезлекләрне милиция вәкилләре китереп чыгармый, дигән фикердә тора:

«Әгәр сорау туса, сайлау комиссиясе бүлегенең рәисе, аның урынбасары, сәркатибе бар. Ә “без җиңәбез!” дип тавыш куптарып йөрү беркемгә дә рөхсәт ителми. Шуңа бу сайлауларда да тәртип бозуга ирек куелмыячак. Һәр сайлау бүлегендә милиция булачак. Аларның һәркайсы алдан өйрәтелә. Без хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек итәбез. Инде күп кенә җыелышлар һәм аңлату эшләре үткәрелде.

Бездә хокук саклау органнары тарафыннан тәртип бозу очраклары әле күренгәне юк. Күзәтүчеләр, сайлау комиссияләренең киңәшләшү хокукына ия булучыларның сайлауга файда, ярдәм булсын дигән уйлары юк, гел канун бозу очрагын эзлиләр, нәрсәдер табарга тырышалар. Аларны шул максаттан җибәрәләрдер инде. Бер карасаң алар да шул ук илнең ватандашлары һәм безнең белән бертигез булырга тиешләр бит. Тавыш санаган вакытта да күп булмаса да төрле каршылыклар чыга. Күбесе эшләргә дип килми. Ә каршылык күрсәтеп бу комиссия эшен тоткарлау уе белән йөри”, - ди М. Вафин.

Татарстаннан парламент сайлауларына тавыш бирүчеләр күпләп килгәне мәгълүм – 84-85 процент. Минфаик Вафин әйтүенчә, 2 мартта да я шул тирә халык киләчәк, я бик азга гына кимрәк булачак.

«Халык тавыш бирергә күп килсен өчен эшләргә кирәк. Күбесе бу хакимият ресурсы нәтиҗәсе дип әйтә. Хакимият бит ул “моны, яки тегене сайлагыз” дип кенә өнди алмый. Ә сайлауларга дәүләт һәм җирле муниципаль органнар да чакыра ала. Чөнки канунда аңа каршылык юк. Татарстанда да бу эш яхшы бара, шуңа сайлаучылар да күп килә”, - диде М. Вафин.
XS
SM
MD
LG