Accessibility links

Кайнар хәбәр

Наталья Морарь Кишиневка китте


Русиядә чыгучы New Times басмасы хәбәрчесе Наталья Морарь ире Илья Барабанов белән шимбә иртән Мәскәүдән Кишиневка очты. Барабанов сүзләренә караганда, хатынының сәламәтлеге узган төндә начарланып киткән, шуңа Мәскәүдән китү карар ителгән.

Молдова журналисты Наталья Морарь һәм аның ире өч тәүлек Мәскәүнең “Домодедово” һава аланында калды. Русиянең чик буе хезмәте аны илгә кертмәде, сәбәбен аңлатмады. Журналист янына адвокат кертелмәде, озак вакыт су һәм ризык бирелмәде.

Узган ел мондый хәл булган иде инде. Русиягә кертелмәвен аңа илнең иминлегенә янау, дип аңлаттылар.
XS
SM
MD
LG