Accessibility links

Кайнар хәбәр

2 миллионлык асылташ 25 секундта юкка чыкты


Зәркән эшләнмәләр
Зәркән эшләнмәләр

Шушы көннәрдә Казан үзәгендә урнашкан «Яхонт» кибетенә караклар кереп 2 миллионга якын бәяләнгән бриллиантлы зәркән эшләнмәләр урлый. Әлеге хәл нибары 25 секунд эчендә генә эшләнгән, хокук саклаучылар тарафыннан ул иң тиз башкарылган урлау дип бәяләнә.


Казан үзәгендә, Бауман урамында тормыш көндез түгел, төнлә дә тынмый, тыз-быз машина йөри, якты ут яна. Ә инде көндез монда шау-шу да, җыр-биюләр дә, хәер сораучылар да, халык та күп, кыскасы актив тормыш кайный һәм монда нинди дә булса бер гадәти булмаган гамәл кылсаң, моңа һичшиксез игътибар итәчәкләр. Хәтта машина юлын дөрес җирдән чыкмасаң да, шул ук мизгелдә ЮХИДИ хезмәткәрләре килеп бәйләнәчәк. Ләкин шундый катлаулы шартларда да кибет хәтлек кибет басу очрагы була ала икән.

17 февраль көнне үзәктәге “Яхонт” зәркән кибетенә ике яшь егет кереп, биредәге сакчыга корал терәп, кибеттән бриллиант зәркән эшләнмәләрен урлый. Соңрак белгечләр урланганнарның хакын якынча 2 миллион сум дип бәяли. Ни гаҗәп, кибет эчендә сакчылар булса да, үзәк урамда гадәттә тәртип саклаучылар торсалар да, караклар бер авырлыксыз кача ала.

Кибет сакчысы аның берсенә аягын җәрәхәтләргә өлгерә, әмма анысы да чын коралдан атылмый. Ул күреп калганнардан җинаятьчеләр аксыл төстәге ВАЗ 2109 машинасына утырып киткән. Әмма бөтен шәһәр буенча барлык ЮХИДИ хезмәткәрләренә игълан ителсә дә, аларны тота алмыйлар.

Урлауда гаепләнүчеләрнең берсенең сурәте
Милиция хезмәткәрләре белдергәнчә, соңгы айларда Казанда зәркән кибетләрен басу очраклары ешайган, монысы җиденчесе. Шунысы кызык - аларның һәрберсе көндез башкарылган. Тикшерүчеләр фикеренчә, бу гамәлләр барысы да бер үк төркем тарафыннан эшләнгән.
Соңгы урлау очрагын кибет видеокамералары төшереп барган, шуңа күрә бүгенге көндә җинатьчеләрнең якынча сурәтләре билгеле һәм аларны эзләү бара.
Тикшерүчеләр фикеренчә, зәркән эшләнмәләр сатучы кибет хуҗалары күп очракта саклану чараларына акча җәлли, милиция каршындагы саклау идарәләре тәкъдим иткән хезмәттән баш тартып, төрле хосуси саклану ширкәтләренә өстенлек бирәләр, чөнки алар күрсәткән эш арзанракка төшә.

Ләкин Казанның «Япеева» милиция бүлеге җитәкчесе Сергей Попов фикеренчә, мондый шәхси ширкәт сакчыларының әзерлекләре бик начар була. Кибетләр үзләре дә күп очракта саклану нормаларына туры килми. Биредә зәркән эшләнмәләр ныгытылган пыяла артында сакланырга, сакчы утыра торган урын да шундый пыяладан булырга тиеш икән.

Белгечләр әйтүенчә, бүгенге көндә Казанда зәркән эшләнмәләр сатучы барлыгы 103 кибет бар, аларның ни бары 52се генә ведомстводан тыш идарә тарафыннан саклана. Шуңа күрә дә милиция хезмәткәрләре мондый урлау очраклары Казанда әле тагын булырга мөмкин, дип кисәтә.
XS
SM
MD
LG