Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Алга" батальонының Украинадагы сугышта һәлак булган сугышчыларын искә алу чарасы үткән


Украинада сугыш. Иллюстратив фото
Украинада сугыш. Иллюстратив фото

Угледар, Донецки, Пески һәм Бахмут янында үлгән йөзләгән солдатның фотоларын Җиңү паркындагы Мәңгелек ут янына куйганнар. Алар астында шәм якканнар.

Кичә, 8 май кичендә Казанның Җиңү паркында "Хәтер шәме" ("Свеча памяти") дип исемләнгән чара үткән. Анда Татарстанның Украинадагы сугышта һәлак булган һәм хәбәрсез югалган "Алга" батальоны хәрбиләрен искә алганнар. Бу хакта "Бизнес Online" җиткерә.

Чарага сугыш кырыннан чыга алмый калган батальон солдатларының йөзләгән туганнары, якыннары җыелган. Мәңгелек ут мәйданында Угледар, Донецки, Пески һәм Бахмут янында үлгән йөзләгән солдатның фотоларын куйганнар.

Бу чараны Угледар янында үлгән "Влад" кушаматлы хәрбинең әтисе Юрий Мариненко оештырган.

"Һәлак булган дуслары белән җепләре өзелмәсен өчен, аларны искә алсыннар өчен чарага "Алга" батальоны сугышчыларының туганнарын, дусларын чакырдык. Без хәтерлибез икән, алар безнең йөрәкләрдә исән булачак. Теләсә нинди солдат — беренче чиратта солдат. Шуңа аларны искә алырга булдык. Бу һәлак булганнарның якыннары өчен бик мөһим. Без эзләү хәрәкәте алып барабыз, туганнарын эзлибез, аларның ялгыз булмавын күрсәтергә тырышабыз", дип сөйләгән чарада катнашучы "Алга" батальоны ветераны Наил Садриев.

Чыгышлар ясаганнан соң чарага җыелучылар һәлак булган солдатларның рәсемнәре астында шәмнәр яккан,бер минут тынлык игълан ителгән диелә.

Казанда быелгы "Үлемсез полк" чарасына Украинадагы сугышта үлгән "Алга" батальоны хәрбиләре сурәтләрен тотып чыкмакчылар иде. Бу хакта кичәге чараны оештырган Юрий Мариненко сөйләгән иде. Ул 30 хәрбинең фотосын тотып йөричәкләр дигән иде.

Әмма быел Казанда "Үлемсез полк" йөреше дә узмаячак. "Иминлек максатларында быел "Үлемсез полк" йөрешеннән тыелып торабыз. Әмма бу бөек җиңүне, бөтен шәһәребез, республикабыз, илебез белән лаеклы итеп билгеләп узачакбыз", дигән иде шәһәр мэры Илсур Метшин.

Былтыр июль аенда Татарстанның "Алга" батальоны җитәкчесе, "Шайтан" кушаматлы Тимур Абдрахманов ялга Казанга кайткач "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы белән сөйләшкән иде. Ул Татарстанның "Алга" батальоны белән 2023 елның 6 февралендә Угледар янында ниләр булуын да сөйләде. Янәсе, бер сугышчы үлгәч, Абдрахманов башкаларга юлларында очраганнарны "өзгәләргә" боерык биргән. Шулай ук Абдрахманов "югалтусыз булмый", дип тә искәрткән иде.

УГЛЕДАР ЯНЫНДА "АЛГА" БЕЛӘН НИ БУЛГАН

2023 елның 6 февралендә "Алга" батальонындагы барлык өч ротаны да (алар тулы булмаган) Угледар янындагы урманны штурмларга җибәрәләр. Анда барлыгы 120ләп кеше китә.

Моңарчы "Idel.Реалии" анда булган хәлләр турында зур тикшеренү чыгарган иде.

Хәрбиләр штурмга күзләүсез киткән, аларга артиллерия ярдәме дә булмаган. Моны басма белән сөйләшкән чагында шушы вакыйгада катнашкан берничә сугышчы раслый. Сугыш кырында исән калганнарның кайберләре әсирлеккә төшкән булырга мөмкин, әмма чынлыкта ничек булуын беркем белми. Сугышчыларның бер өлеше хәбәрсез югалган.

"Алга" батальоны ким дигәндә өч тапкыр сугыш кырына кире әйләнеп кайткан — хәрбиләрнең мәетләрен алып чыгар өчен һәм бу урында кабат урнашып карарга омтылып.

Татарстан хәрбиләре бу омтылышларның һәрберсендә үлүен дәвам иткән. "Idel.Реалии" бу операцияләрнең көннәрен дә ачыклый алган: 24 февраль, 14 һәм 21 март.

Соңрак бу сугыш кыры булган кишәрлекне Русия хәрбиләре басып ала, әмма бөтен җәсәдләрне дә алып чыгу яки тану мөмкин булмый, чөнки алар инде таркала башлаган була.

  • 2022 елның 24 февралендә Мәскәү Украинага бәреп керде. Русия моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус хәрби операция" дип атый.
  • Русиянең Украинада алып барган сугышына ике елдан артык вакыт узды. Үлүчеләр санын, аларның исемнәрен азмы-күпме ачыклап булса, хәбәрсез югалучылар турында мәгълүматны табу аеруча авыр. Һәлак булып, җәсәдләре туганнарына бирелгән кешеләрне гадәттә җыелышып күмәләр — бу хакта район басмалары, төрле пабликлар яза, социаль челтәрләрдә туганнары кайгы уртаклаша, зиратларда каберләр пәйда була.
  • Украинадагы сугышта Татарстаннан үлүчеләрне һәм хәбәрсез югалучыларны җыеп баручы махсус сайт бар. Аңа мәгълүматны волонтерлар кертә. 8 майга республикадан бу сайтта 385 кеше хәбәрсез югалган дип тора. Үлүчеләр саны — 1623. Ә менә Башкортстаннан хәбәрсез югалучыларның якынча саны да билгеле түгел. Эзләү чатларында алар, әлбәттә, очрый.
  • Азатлык Радиосы ачыклаганча, Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан — кимендә 1606, Башкортстаннан — кимендә 1993, ике республикадан кимендә 3400 кеше һәлак булган. Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми — чынбарлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала.

🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG