Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда быелгы "Үлемсез полк" чарасына Украинадагы сугышта үлгән "Алга" батальоны хәрбиләре сурәтләрен тотып чыгачаклар


"Үлемсез полк" йөреше. Архив фотосы
"Үлемсез полк" йөреше. Архив фотосы

Аерым алганда узган елның февралендә Угледар янында үлгән хәрбиләр күрсәтеләчәк. Ул чакта батальонның 3нче ротасының 38 штурмчысы Павловка авылы янында позицияләренә кергәндә поскынга юлыкты. Ул чакта төркемнең яртысы гына исән калды, алар авыр җәрәхәтләр алды, дип искәртелә.

9 май көнне Казанда яшь армиячеләр Татарстанда оешкан "Алга" ихтыяри батальонының Украинадагы сугышта һәлак булган 30 хәрбиенең сурәтләрен тотып "Үлемсез полк" чарасына чыгачак.

Бу хакта "Ватанны саклаучылар" ("Защитники Отечества") фондында 2023 елның 6 февралендә һәлак булган хәрби Владислав Мариненконың әтисе Юрий Мариненко әйтте, дип җиткерә "Бизнес Online".

Аның сүзләренчә, яшь армиячеләр Татарстан батальонының беренче авыр сугышлары вакытында үлгән сугышчыларының сурәтләре белән узачак.

Аерым алганда, узган елның февралендә Угледар янында үлгән хәрбиләр күрсәтеләчәк. Ул чакта батальонның 3нче ротасының 38 штурмчысы Павловка авылы янында позицияләренә кергәндә камауга юлыкты. Ул чакта төркемнең яртысы гына исән калды, алар авыр җәрәхәтләр алды, дип искәртелә. Хәрбиләрне узган елның августында гына һәлак булган дип таныганнар. Бүген "Ватанны саклаучылар" фондында аларның гаиләләренә үзләре үлеменнән соң Маргелов ордены тапшырылган.

Былтыр июль аенда Татарстанның "Алга" батальоны җитәкчесе, "Шайтан" кушаматлы Тимур Абдрахманов ялга Казанга кайткач "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы белән сөйләшкән иде. Ул Татарстанның "Алга" батальоны белән 2023 елның 6 февралендә Угледар янында ниләр булуын да сөйләде. Янәсе, бер сугышчы үлгәч, Абдрахманов башкаларга юлларында очраганнарны "өзгәләргә" боерык биргән. Шулай ук Абдрахманов "югалтусыз булмый", дип тә искәрткән иде.

УГЛЕДАР ЯНЫНДА "АЛГА" БЕЛӘН НИ БУЛГАН

2023 елның 6 февралендә "Алга" батальонындагы барлык өч ротаны да (алар тулы булмаган) Угледар янындагы урманны штурмларга җибәрәләр. Анда барлыгы 120ләп кеше китә.

Моңарчы "Idel.Реалии" анда булган хәлләр турында зур тикшеренү чыгарган иде.

Хәрбиләр штурмга күзләүсез киткән, аларга артиллерия ярдәме дә булмаган. Моны басма белән сөйләшкән чагында шушы вакыйгада катнашкан берничә сугышчы раслый. Сугыш кырында исән калганнарның кайберләре әсирлеккә төшкән булырга мөмкин, әмма чынлыкта ничек булуын беркем белми. Сугышчыларның бер өлеше хәбәрсез югалган.

"Алга" батальоны ким дигәндә өч тапкыр сугыш кырына кире әйләнеп кайткан — хәрбиләрнең мәетләрен алып чыгар өчен һәм бу урында кабат урнашып карарга омтылып.

Татарстан хәрбиләре бу омтылышларның һәрберсендә үлүен дәвам иткән. "Idel.Реалии" бу операцияләрнең көннәрен дә ачыклый алган: 24 февраль, 14 һәм 21 март.

Соңрак бу сугыш кыры булган кишәрлекне Русия хәрбиләре басып ала, әмма бөтен җәсәдләрне дә алып чыгу яки тану мөмкин булмый, чөнки алар инде таркала башлаган була.

  • Былтыр Русиядә 9 май көнне уза торган "Үлемсез полк" йөреше булмады. Оештыручылар "бер урам һәм бер мәйдан форматыннан китеп", русияләргә каһарманнарның истәлеген "көне буе" хөрмәтләүне тәкъдим итте.
  • "Үлемсез полк"ны 2012 елда Томски журналистлары уйлап тапкан иде. Икенче дөнья сугышында һәлак булучылар истәлегенә үткәрелгән чарада әлеге сугышта катнашканнарның фотоларын тотып күмәк йөреш уздырдылар. 2020 һәм 2021 елларда коронавирус пандемиясе сәбәпле, әлеге чара онлайн үтте. "Үлемсез полк" катнашучыларына, коронавирус чикләүләре аркасында, тере йөреш урынына сугышта катнашкан туганнарының фотоларын махсус сайтка йөкләргә тәкъдим иттеләр. Анда Адольф Һитлерны һәм башка нацист җинаятьчеләрен кертергә тырышкан кулланучыларга карата нацизмны реабилитацияләү турында берничә дистә эш кузгатылды.
  • 2022 елда исә "Үлемсез полк" традицион форматта уздырылган иде.
  • Русия Украинага бәреп кергәннән соң, "Үлемсез полк"ны уйлап тапкан журналистлар сугышка каршы чыкты һәм әлеге чарадан читләште. "Кызганыч, без "Үлемсез полк"ның беренчел мәгънәсен үзгәртүче күренешләр һәм вакыйгаларның артуын күрәбез. Әлбәттә, һәр кешенең мөстәкыйль рәвештә 9 майда кемне һәм ничек искә алырга икәнен хәл итәргә хакы бар. Әмма без үзебезне хәзерге вакытта урам сафларындагы хәлләр белән бәйләргә мөмкин дип санамыйбыз ", дип белдерде акцияне уйлап тапкан кешеләр.

🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG