Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия шәһәрләрендә планлаштырылган "Үлемсез полк" чарасы авторлары акциядән читләшкән


Элек Казанда узган чара.
Элек Казанда узган чара.

2012 елда "Үлемсез полк" нең беренче акциясен уздырган Томски ТВ2 телеканалының элеккеге журналистлары Русиянең Украинага бәреп керүен тәнкыйтьләп чыгыш ясады.

9 майга Русия шәһәрләрендә планлаштырылган "Үлемсез полк" чарасы авторлары акциядән читләшкән.

"Кызганычка каршы, без "Үлемсез полк"ның беренчел мәгънәсен үзгәртүче күренешләр һәм вакыйгаларның артуын күрәбез. Әлбәттә, һәр кешенең мөстәкыйль рәвештә 9 майда кемне һәм ничек искә алырга икәнен хәл итәргә хакы бар. Әмма без үзебезне хәзерге вакытта урам сафларындагы хәлләр белән бәйләргә мөмкин дип санамыйбыз ", дип белдерделәр акция булдыручылар.

Авторлар "Үлемсез полк"ның халык елъязмасын алып баруны һәм төрле илләрдән килгән кешеләрнең гаилә тарихларын архивлауны дәвам итәчәкләр.

2012 елда "Үлемсез полк" нең беренче акциясен уздырган Томски ТВ2 телеканалының элеккеге журналистлары Русиянең Украинага бәреп керүен тәнкыйтьләп чыгыш ясады.

"Бәла шунда ки, бу сугышта бер яктан да, икенче яктан да ул вакытта сугышкан кешеләрнең – бүген без "Үлемсез полк" дип атаган кешеләрнең оныкчыклары катнаша, бу турыда беркем дә уйламый. Бабаларыбыз әлеге хәлләр өчен безне каргар иде дип уйлыйм", - диде акцияне оештыручыларның берсе Сергей Лапенков.

2015 елда "Гомумрусия халык фронты" белән бәйле оешма шул ук исемдәге йөрешләр уздыра башлады. Алар Донбасста һәм Сүриядә сугышкан совет хәрби башлыкларының, шул исәптән Иосиф Сталинның портретларын да китерергә рөхсәт иттеләр. ТВ2 журналисты моны "инициативаны йомшак тартып алу" дип атады, әмма ул вакытта Томскидагы акцияләрне координацияләүне һәм алар белән хезмәттәшлек итүне дәвам итте.

2020 һәм 2021 елларда "Үлемсез полк" катнашучыларына, коронавирус чикләүләре аркасында, тере йөреш урынына сугышта катнашкан туганнарының фотоларын махсус сайтка йөкләргә тәкъдим иттеләр. Анда Адольф Һитлерны һәм башка нацист җинаятьчеләрен кертергә тырышкан кулланучыларга карата нацизмны реабилитацияләү турында берничә дистә эш кузгатылды.

2022 елның 22 апрелендә "Үлемсез полк" хәрәкәтенең матбугат сәркатибе Ольга Байбулова "Фонтанка"га Украинада сугышта һәлак булган Русия хәрбиләренең туганнары аларның портретлары белән акциягә килә алачак, дип белдерде. Мондый тәкъдимне элегрәк Воронеж өлкәсе губернаторы Александр Гусев әйткән иде.

4 мартта ТВ2 үз эшчәнлеген туктатуын игълан итте - Роскомнадзор, ике мәртәбә кисәтүдән соң, басманың сайтын томалады. Элегрәк Роскомнадзор ТВ2 каналыннан Украина белән сугышның бишенче көне хроникасын бетерүне таләп иткән иде, басма ул вакытта бу таләпләрне үтәде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG