Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:30

Миңтимер Шәймиев 3 көнлек сәфәр белән Согуд Гарәбстанында булды. Һәм анда ул, мөселман һәм христиан мәдәниятләре арасындагы бүгенге низаг ясалма, дип белдерде.


Рәсми Казан Татарстанны татар һәм урыслар, мөселман һәм христианнарның дуслыгы чәчәк аткан дөньякүләм үрнәк буларак күрсәтергә тели.

Татарстан президенты Шәймиев тә бу өлкәдә шактый тырыша. Федераль үзәк моны аңлый һәм Татарстан президентын мөселман дөньясы белән Русия арасында күпер салучы буларак куллана.

Миңтимер Шәймиев бу юлы Согуд Гарәбстанында Фәйсал патша бүләген алучыларның җыелышына барды. Анда әлеге бүләкне алучыларны барысын бергә җыеп котладылар.

Бу бүләк Шәймиевкә узган елны Русиядә һәм аерым алганда Татарстанда милли һәм дини татулыкка үз өлешен керткән өчен бирелгән иде. Әлеге бүләкнең акчасын Шәймиев хәйриягә тотты. Бер өлешен Мәскәү җәмигъ мәчете төзелешенә, ә икенчесен Русия Ислам университетына бирде.

Ислам дөньясында Фәйсал патша бүләге Нобель премиясенә тиң, ди кайберәүләр. Ул сәясәттә, иҗтимагый тормышта ислам дөньясына өлеш керткән кешеләргә тапшырыла.

Шәймиев быелгы чарада катнашу белән генә чикләнмәде. Ул Рияд губернаторы Салман ибн Габделгазиз Әл Согуд белән очрашты. Шулай ук Ислам тикшеренү үзәгендә чыгыш ясады. Анда ул 2009нчы елны Казанда халыкара ислам конференциясен уздыруны тәкъдим итте.
Фәйсал патша бүләген алучылар җыены

Чыгышында Миңтимер Шәймиев Көнчыгыш һәм Көнбатыш арасындагы низагны диннәр түгел, ә сәясәтчеләр тудыра диде. Татарстан президенты һәрвакыттагыча диннәр арасындагы татулык турында сөйләде. Русиянең Шәймиевне ислам илләре белән күпер төзү өчен вәкил итүе дә шундый һәркем өчен «җайлы» сүзләр сөйләве белән бәйле ди, кайбер белгечләр. Хәтта Русия Татарстан президентын мөселман дөньясы белән элемтәләрен ныгыту өчен кулланмый микән дип шикләнүчеләр дә бар.

Татарстан президентының сәясәт кинәшчесе Рафаил Хәкимов бу алай түгел, ди.

«Шәймиевне куллану дигән сүз туры килми. Русиянең башлангыч совет чорында бу ил белән үз тарихы бар иде. Соңрак ул югала башлады. Без исә аны Татарстан аша ныгытып була дип уйлыйбыз. Фәйсал бүләгенә ия булучылар күп түгел, әле Европадан беркем дә юк һәм Шәймиевнең анда баруы бик кирәк иде. Чөнки ул Русияне күрсәтте, ә Татарстан өчен бу дәрәҗә”, - диде Хәкимов.

Әйтергә кирәк, Советлар берлегенең Согуд Гарәбстанындагы беренче илчесе дә татар кешесе булган – ул Кәрим Хәкимов. 71 ел элек ул Сталин тарафыннан атып үтерелде. Һәм шуннан соң озак еллар Мәскәү белән Согуд Гарәбстаны арасында элемтәләр өзелгән хәлдә иде.

Бары узган ел гына Русия президенты Владимир Путин Риядка барды. Хәзер исә нефтькә бай булган Согуд Гарәбстаны һәм башка мөселман илләре белән Русия арасында күпер салу дәвам итә.

Русиянең ислам илләре белән аралашу өчен вәкиле булуга Шәймиевтан тыш, Чечня президенты Рамзан Кадыйров та керешкән иде. Былтыр ул Согуд Гарәбстаны тарафыннан Кагъбә юу йоласына чакырылды. Шәймиевнең быелгы сәфәре аның тиздән республика җитәкчелегеннән китеп, Русиянең ислам илләрендәге махсус вәкиле була алу турындагы фаразларны да уятты.

XS
SM
MD
LG