Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сербия президенты парламентны таратып яңа сайлау үткәрә


Сербия президенты Борис Тадич хакимият коалициясе таркалу сәбәпле парламентны таратып 11 майда яңа сайлау үтәчәген игълан итте.
Узган шимбәдә премьер-министр Воислав Коштуница министрлар арасында Косово сәясәте турында бүленеш сәбәпле коалицион хөкүмәтнең таралуын игълан иткән иде.
Коштуница һәм аның тарафдарлары көнбатыш яклы министрларны Европа Берлегендәге күп кенә дәүләтләрнең Косовоны тануына җавап буларак берлеккә кушылу сөйләшүләрен туктатырга күндерә алмады.
XS
SM
MD
LG