Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы татарча бәйге оештырды


Чаллыда үткән “Моң чишмәсе” бәйгесенең максаты – татар милли сәнгатен үстерү һәм халыкка җиткерү.

Төбәкара фестивальдә Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан башка Русия төбәге саналган Чиләбедән дә вәкилләр булып, чит җирдән килүчеләрдән алар бердәнбер иде. Чиләбедәге 7-нче сәнгать мәктәбе директоры Мәхмүт Шәрәфетдинов пианинода уйнаучы 2 кызны – Алинә Галимова һәм Света Сафиуллинаны алып килгән. Мәхмүт әфәнде әйтүенчә, алар инде төрле төбәкләрдә узган 19 бәйгедә катнашкан. Чаллыда фестиваль булуын ишетеп бирегә килгәннәр. Чиләбедә 100 мең татар булып, мәдәниятебезене сүндермибез, ди ул.
М.Шәрәфетдинов сүзләренчә, элек аларның баянчылары ӘнвәрБакиров көйләрен генә уйнаган. Хәзер Татарстанга чыга башлагач, репертуарга Н.Җиһанов, Р.Яхин, халык көйләрен керткән. Бераз алгарак китеп булса да шуны әйтик, Чиләбе кызлары ярышта икенче булдылар.
Сүзне Татарстан сәнгатькәрләренә бирик. Бәйге тәмамлангач белгечләргә, җиңүчеләргә мөрәҗәгать иттем. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илшат Нургалимов әлеге бәйгедә сәләтле яшьләрне күргән.

“Татарның җыр, музыка, бию сәнгатен үстерүдә бәйгенең өлеше зур. Төрле шәһәрләрдән сәнгатькә гашыйк балаларны җырлату, биетү, уйнату аларга аралашырга, үсәргә зур тәэсир ясый. Талантлы балалар күп икән”,-ди Илшат Нургалимов.
Ә менә жюри әгьзасы Минзилә Ибраһимова авыл җирләрендә җыр сәнгатенә игьтибар аз дип саный.
“Өметле яшь татар җырчылары бар. Ләкин әлеге бәйгедә Түбән Кама, Чаллы, Казан, Әгерҗе кебек шәһәрләрдә яшәүче балалар зур осталык күрсәтте. Ләкин авыл җирләреннән килеп матур итеп җырлаучылар булмады диярлек. Димәк авылларда җыр сәнгатенә игьтибар юк”,- ди Минзилә Ибраһимова.
“Моң чишмәсе” бәйгесе 7 номинациядә барды. Шуларның җыр номинациясендә Чаллының 54-нче татар гимназиясенең 6 сыйныф укучысы, 13 татар сәнгать мәктәбендә белем алучы Э.Гирфанова җиңде. Эльмира “Азатлык” хәбәрчесенең берничә соравына җавап бирде һәм җиңү китергән җырны башкарды.
“Мин җиңүче булырмын дип уйламаган идем. Чөнки көндәшләрем бик көчле иде. Бәйгене ерып чыгуы авыр булды. Ике җыр башкардым. Берсе Салават репертуарындагы “Ятим бала зары” җыры булса, татар халык җыры “Гөлҗамал” белән мине беренче урынга чыгардылар”,-диде Эльмира Гирфанова.
Эльмираның әти-әнисе Чуашстанның Батыр районында туып үскән. Чаллы татар сәнгать мәктәбе беренче бәйгедә катнашучыларга дипломнар, истәлек бүләкләре тапшырып, рәхмәт әйтеп, озатып калды.
XS
SM
MD
LG