Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Земляки” журналы өчен татар земляк түгел


Федераль миграция хезмәте Мәскәүдә “Земляки” – “Якташлар” исемле төсле, затлы кәгазьдә 88 битлек журнал чыгара.

Миграция хезмәте булгач, исеме дә матур - “Земляки” ("Якташлар"), эчтәлегеннән ата-ана кайгыртучанлыгын көтәсең. СССР таркалып, чит мәмләкәтләрдән кайткан, йә булмаса, кайтырга теләгән милләт вәкиленең проблемаларын көтә күңел. Журналда төрле милләтләр турында язылган, журналның иң ахыргы битләре татарлар турында. Рубрикасы “Межэтнический мир” дип аталса да, этникара мохит турында сүз бармый. Мәкаләнең исеме – “Латиница на татарский лад” (“Татар җаендагы латин”).
Автор Ян Гордеев кереш сүзендә:
“Русия төбәкләре арасында Казан көннән-көн калкырга тырыша һәм аз-маз гына контрастлар шәһәренә әйләнә. 1929 елдан латинда язучы, төрек телендә сөйләшүче Истанбулдан ким түгел ", - ди ул. Авторның төп максаты – Казан кибетләрендәге татар китапларының 3,5,7,9 сум торуы, һәм аларны беркем дә алмавын җәелеп, тирән сарказм белән язуы. Хәттә бер сумлык китапларны да алмыйлар икән.
Бүген узган тарихка башка бәяләр бирелә, бу татарга гына кагылмый, урыс тарихына да. Шул ук вакытта татарны элек СССР каланчасыннан басып җәберләсәләр, бүген Русия машина басып, татарның узганыннан көлә Гордеев әфәнде. Татарлар кирилицаны да хуплап каршы алганнар икән дә, кириллица аркасында гына татарлар бөек урыс мәдәниятен үзләштергәннәр икән ләбаса.
Ә менә грузин, әрмәннарның алфавитлары, нигәдер, бу милләтләргә дөнья аренасына чыгарга комачауламаган, һәм бу фактны Гордеев искә алмый, чөнки максат башка. Бу турыда ләм-мим. Ян Гордеев язмасын өндәү билгеләре белән түгәрәкли. Татар мәгърифәтчеләренең нинди, кайсы хәрефләрдә язуларының аермасы юк. Иң мөһиме – алар язган китаплар беркемгә дә бер тиенгә дә кирәкми!
70 ел буена СССР дәүләте татар телен юк итү өчен көч куйды. Бер генә халык та кыска вакыт эчендә өч алфавит алмаштырмады, бу рухи террор татар теленә генә кагылды. Бүген мәктәпләрдән татар телен кысып чыгаралар, чиркәү мохитенә урын әзерлиләр.

Болай дәвам итсә, җитмеш елдан соң: “Татарлар үзләре теләп православ рухын өйрәнделәр”, - дип язачаклары көн кебек ачык.
XS
SM
MD
LG