Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зәйдә милли хәрәкәтне торгызу хәстәре бара


Соңгы елларда Татарстан төбәкләрендә милли хәрәкәтне яңарту, торгызу турында ишетергә туры килмәде.

Ә менә Зәй шәһәренең берничә актив кешесе үзләрендә ТИҮ булдыру буенча эш башлап җибәргән. Шундыйларның икесе - Алберт Кисаев һәм Рамазан Файзрахманов милли оешма булдыруда ярдәм сорап Чаллы ТИҮенә килде. Алар әйтүенчә, Зәйдә 40 меңләп халык яши, шуларның яртысы урыс, 10 меңләбе татар, 10 меңләбе керәшен. Шушы шәһәрдә татар оешмасы төзү сәбәпләре хакында Рамазан Фәйдрахманов һәм Алберт Кисаев “Азатлыкка” болай диделәр:

“Милли компанентны бетерү турында карар чыккач милли рух, мәгариф авыр хәлдә калды. Моны геноцид дияргә була. Без балаларыбызны чит милләт кешесенә кечкенәдән тәрбиягә бирәбез. Гимназия, мәктәпләрдә татар мөхите тарайды. ТИҮ оештыру милләтне саклап калу чарасы. ТИҮ төзү шактый кыен икән. Шуңа күрә матур гына эшләп килгән Чаллы ТИҮенә килдек. Алар Казанга барырга тәкъдим итте. Хәзер бөтен эш акчага килеп терәлә. Без пенсионерлар. Акча юк. Бездә 90нчы елларда ТИҮ бар иде. Аның рәисе Әнәс Салихов үлеп киткәч, милли эш сүрелде. Хәзер дә халыкта активлык юк. Куркыту сәясәте бара. Милли хәрәкәткә йөрүчегә кызың, малаең фәлән җирдә эшли, аларның эшеннән китүен телисеңме, дип сорыйлар. Юк, әлбәттә. Шуның белән кеше милли хәрәкәттән тыелып кала. Ә менә урыслар тарафыннан активлык сизелә. Кая карама урысча сөйләшү, урысча сүгенү”.

Зәй шәһәре вәкилләре Алберт Кисаевка һәм Рамазан Фәйзрахмановка Чаллы ярдәм күрсәтә аламы? Чөнки Чаллы ТИҮ штабында һәм аның рәисе Рәфис Кашапов фатирында хокук органнары унынчы апрельда тентү уздырып, эш кәгазьләрен, кампьютрларын алып чыгып киткәннәр. Шушындый вәзгыятьтә башкаларга ярдәм итеп буламы? Рәфис Кашапов болай дип җавап бирде:

“Ни генә булса да, без куркып калырга тиеш түгел. Хәлебез авыр булса да, мөрәҗәгать итүчеләргә ярдәм итәбез. Зәйдән килгән татарларга да рухи яктан, документлар рәсмиләштерүдә ярдәм күрсәтәбез. Алга таба кулга-кул тотынып эшләргә язсын”.

Чаллыдан соң Зәйнең милли активлары Казанга, БТИҮгә барырга җыеналар.
XS
SM
MD
LG