Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев кешесе Казанда бөтенрусия җыенын үткәрде


Мәскәү түрәләре Казандагы мәктәп ашларын тикшереп йөри
Мәскәү түрәләре Казандагы мәктәп ашларын тикшереп йөри

Русия Президентының экспертлар идарәсе башлыгы Аркадий Дворкович балаларның мәктәптә туклану программаларына багышланган җыенда катнашты.

Рәсми булмаган чыганаклар, Дворковичның киләсе президент Дмитрий Медведев чорында югары урынга билгеләнүен фаразлый. Киңәшмәдә, балаларны тукландыру проектларында җинүче 14 төбәк вәкиле, бу өлкәне күзәтүче оешма башлыгы Генадий Онищенко һәм башка белгечләр катнашты.
Җыен башланыр алдыннан, журналистлар, бу Мәскәү кунагы кайсы Президентның вәкиле икән, дип баш ватты. Җыелыш башлангач, ул үзе бу сорауга җавап бирде. Дворкович балаларның туклану программаларын Дмитрий Медведевның кушуы белән күзәтүен берничә тапкыр әйтеп китте.
Мәктәптәге туклану өлкәсендә үзгәртеп корулар, сынау проектлары Русиядәге дәүләт проектлары нигезендә алып барыла. Шушы проектлар бәйгесендә 14 Русия төбәге җиңгән булган, анда Казан тәкъдим иткән проект беренче урынны алган.
Казанның бу өлкәдәге тәҗрибәсен өйрәнергә дип башка шәһәр вәкилләре дә килде. Белгәнегезчә, Казандагы мәктәпләрдә ашханәләрдә бер нәрсә дә әзерләнми диярлек, ризыкны махсус әзерләү корылмасыннан китертәләр. Ашамлыклар анда чит илдән кайтарылган һәм “Соok&Сhill” дип аталган технология ярдәмендә эшкәртелә.
Мәктәпләргә бу ашамлыклар катырылган килеш килә, балаларга аларны җылытып бирәләр. Ашамлыклар эзерләү корылмасында яшелчә, ит, балык, камыр пешерү, эшкәртү бүлекләре бар. Шушы ширкәт бер юлы 20 мең иртәнге аш әзерли ала. Казандагы шушы корылма белән Мәскәү чиновниклары һәм Русия төбәге вәкилләре дә танышты.
Мәктәптә укучыларны кайнар ашлар белән тәэмин итү мәсьәләсе бөтен Русия өчен бик актуал булып тора, диде кинәшмәдә катнашучылар.
Русиядә куллану базарын күзәтүче федераль оешманың җитәкчесе Генадий Онищенко, Русиядә балаларның ашаган ризыгы тиешле дәрәҗәдә туклыклы, төрле түгел, дип белдерде. Шуның аркасында, күпчелек Русия төбәкләрендә, күп балалар аш казаны, кан, үт куыгы авырулары белән чирли. Русиядә 10% бала физик яктан җитлекми. Икенче яктан, балаларның якынча 7% чамадан тыш тазарудан интегә, диде Генадий Онищенко.
Куллану базарларын күзәтүче федерал оешманың җитәкчесе бер медицина тикшеренүе нәтиҗәләре белән дә таныштырды. Аеруча аз керемле гаиләләрдә балаларга даими рәвештә ашарга җитми. Шул сәбәпле 20% бала кечкенә вакытта үсми кала, сабыйларның бер өлеше аеруча ябык була. Бала чакта кирәкле әйбер җитешмәү кешенең гөмере озынлыгына да тәэсир итә, дип сөйләде ул.
Казанда да, балаларның сәламәтлеге шәптән булмаган. Кайнар ашлар белән тәэмин итү яхшыргач, хәлләр үзгәрә башлаган, диелә конференция кагазьләренә.
Мәктәпләрдә кайнар аш белән тәэмин итү өлкәсендәге вәзгыять Русия буйлап әкренләп яхшыра бара, дип сөйләде Генадий Онищенко. Ул 82 төбәктә мәктәптә туклану программнары кабул ителүен әтте.
Шул ук вакытта Русиянең куллану өлкәсен күзәтүчесе Генадий Онищенко, күп керемле гаиләләрдә дә балаларның файдалы ризик ашамавын билгеләп үтте. “Бүгенге көндә акча булу гына җитми, әле сәламәт туклану мәсьәләсендә дә белемле булуы кирәк, күп гаиләләрдә аксым, майлар, углеводлар, витаминнар балансы сакланмый”,- ди Русия чиновнигы.
XS
SM
MD
LG