Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан милли компонентны кайтарырга чакыра


Татарстан парламенты мәгариф турындагы федераль кануннарга милли компонентны кайтаручы төзәтмәләрне хуплады. Канун өлгесе Думага җибәреләчәк.

Бүген булган Дәүләт Шурасы утырышының көн тәртибенә 120 мәсьәлә чыгарылган иде. Аларның берсе, “Азатлык” тыңлаучыларына һәм укучыларына яхшы таныш. Депутатлар “Мәгариф турында” һәм “ Югары, югары мәктәптәнсоңгы һөнәри белем турында” гы федераль каннунарга үз төзәтмәләрен кабул итте. Сүз милли-төбәк компонентын кире кайтару тырышлыклары турында бара.

Милли төбәк компонентына кагылышлы төзәтмәләрне парламентның фән, мәгариф, милли мәсьәләләр турындагы комитет әзерләгән. Комитет рәисе Разил Вәлиев Русия канунына Татарстан исеменнән тәкъдим ителгән бу төзәтмәләр белән таныштырды.

“301 номерлы федераль канунның гамәлгә керүе сәбәпле, Татарстандагы халыкларның милли мәдәни үсешкә булган хокуклар кысыла, татар телен, тарихын, әдәбиятен, туган телне өйрәнү укыту сәгатьләренең республикада һәм аннан читтә дә кимүе көтелә.
Татарстанда 1047 татар мәктәбе бар, 119 чуаш, 47 мордва, 20 мари мәктәбе бар. Яһүд һәм башкорт милли компонентын керткән берәр мәктәп уңышлы эшли. Алардан ары, 27 төрле милләт балалары, туган телләрен 52 якшәмбе мәктәбендә өйрәнә. Шушы 301 номерлы федераль канунның гамәлгә керүе сәбәпле, төрле милләтләрнең киләчәк үсеше шик астына куела.
Разил Вәлиев


Бу компонентның бетерелүе 2370 уку ставкасының кыскартылуына, туган тел укыучыларының эшсез калуына, югары мәктәптәге татар телендә укучы студентларның саны кимүенә, китап, дәреслекләр чыгаручыларның эше кирәксез булуына китәрәчәк.

Татарстаннан читтә эшләгән татар мәктәпләрендә хәл авырлашырга мөмкин, Бигрәк тә, Башкортостанда, яңа канун татар сыйныфларының бөтенләй ябылуына китерәргә мөмкин.

Безнеңчә, мәгариф турындагы кануннарга төбәкләргә милли төбәк компонентын булдыру хокукын бирүче төзәтмәләрне кертергә кирәк. Аны Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүче халыкларның милли-мәнфәгатьләрен тәэмин итәрлек күләмдә куюны федерал кануннар билән раслап куырга кирәк” – дип сөйләде Разил Вәлиев.

Дәүләт Шурасы депутаты Туфан Миңнуллин да бу сорауның мөһимлеген раслап, "Бу чын мәгънәсендә геноцид, бу Думаның Русиядәге халыкларга каршы юнәлтелгән кануны,”- дип әйтте.
Утырышта депутат Фоат Галимуллин да чыгыш ясады.
Без бу мәсьәләне тикшерүгә шактый соңардык, дип уйлыйм. Бу җитди мәсьәлә, алга таба яшәү, яки яшәмәү мәсьәләсе. Язучы Расул Гамзатов, әгәр минем авар телем булмаса, юкка чыкса, минем өчен яшәү мәгънәсе юк, дигән иде. Нәкъ шушындый хәл бу.

Инде кайбер практик адымнар да башланды. Күптән түгел мин республиканың ике Төньяк районында булдым, анда татар теле һәм әдәбияте дәресләрен кыскарта башлаганнар. Бу бездә, үзебездә эшләнә. Ульян дәүләт университетында конференциядә булдым, анда, Иске Кулатка районы укытучылары бер хат тоттырды, ул хат кулымда, анда болай диелгән : 1нче сентяберьдән без балаларга Әлифба укыта башладык, әмма ике айдан безгә Букварь укытырга куштылар, ягъни яңа уку елы башлануын да көтеп тормыйлар. Без бу канунга үзгәрешләр кертү турында уйлаганда, Татарстандагы хәл турында гына түгел, бөтен татар халкы турында уйларга тиеш”, - диде ул.
Парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “соң тотындык” дигән гаепләүне кабул итмәде һәм татар теле дәресләренең кими башлавына нык борчылуын белдерде.
“Без дә борчылабыз, сезнең монда президентны, хөкүмәтне гаепләп чыгуыгыз түгелдер, дип ышанам. Алдан кычкырып чыксаң, мәсьәләне хәл итмичә, кире кайтаралар, чәпәп куялар, юлны каплап куялар. Эш бара. Төрле яктан эшлибез. Мине монда башка мәсьәлә борчый.
Безнең Президент, татар теле мәсьәләсе турында ачык итеп әйтте. “Татарстанда ике дәүләт теле бар. Мин Президент булган чакта ике телне дә, бер тигез дәрәҗәдә алып барырга тиеш булабыз”, - диде. Менә Мәгариф Министрлыгы бу мәсьәләдә йомшаклык күрсәткән, бу федераль программага гына сылтап, контрольдән чыгарган, кайсебер авылларда, кайсебер шәһәрләрдә татар телен, яки башка телләрне укыту мәсьәләсен карамаган.

Безнең, ике дәүләт теле турындагы канунга әле бер прокурор да, бер мәхкәмә дә сүз әйткәне булмады. Ул канунның хокукы бар, безнең дәүләт программалары бар, аларга зур акчалар аерабыз, күпме укытучылар әзерлибез, милли тел мәсьәләсен Шартнамәдә дә яклап калдык, башта республикада бу юнәлештә эшләргә кирәк минемчә, бернәрсәдән дә курыкмыйча”,- диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Нәтиҗәдә, дупутатлар, Татарстан парламентының кануный инициативасы буларак, федераль кануннарга милли төбәк компонентын кире кайтару турындагы төзәтмәләрне Думага җибәрү карарын хуплап чыкты.
Бу кануный инициативаның Думада, төзәтмәләрне кабул итүче бүлектә үтүе өчен җаваплы булу вазыйфасы, Татарстаннан сайланган депутат Илдар Гыйльметдиновка йөкләнелде.
XS
SM
MD
LG