Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германиядә поезд сарык көтүе белән бәрелеште



Германиядә гадәти булмаган тимер юл казасы булды. Тиз йөрешле бер поезд сарык көтүе белән бәрелеште

Берлин – Германиядә гадәти булмаган тимер юл казасы булды. Тиз йөрешле бер поезд сарык көтүе белән бәрелеште. Нәтиҗәдә поезддагы 23 кеше яраланган, өчесе каты яралар алган.

Безнең хәбәрчебез әйтүенчә, Гамбургтан Мюнхенга барган поезд туннельгә керер алдыннан көтмәгәндә юлга чыккан сарык көтүенә килеп меңгән.

Поездда 170 юлчы булган. Аларны туннельдән коткаручылар чыгарган. Яраланучылар хастаханәгә китерелгән.

XS
SM
MD
LG