Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембер сандугачы Әлфия Рамазанованың иҗат кичәсе


25 еллык иҗатына йомгак сыйфатында оештырылган әлеге чарада җирле хакимият вәкилләре,татар җәмәгатьчелеге һәм Казан кунаклары да катнаштылар.

Өлкә башлыгы Сергей Морозовның Мәскәүдә булуы сәбәпле, Хөкүмәт исеменнән Авыл хуҗалыгы министры Александр Якунин тәбрик сүзе тотты.
“Сергей Иванович миңа Әлфияне тәбрикләргә һәм аның бөтен өлкә халкын җыр-моң белән шатландыруы өчен рәхмәт әйтергә һәм шушы чәчәк бәйләмен тапшырырга кушты”, диде ул.
Шәһәр мэры Сергей Ермаков Әлфиягә чәчәк бәйләмен аның алдында тезләнеп үк тапшырды

Алардан тыш тагын 3 рәсми түрә чыгыш ясады, ә Азат Курчаков исә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булганнардан Әлфиядәй бары тик 3 кеше генә Татарстаннан читтә яши, дип белдерде. Чынлап та, Әлфиябез бу олуг исемгә лаеклы шәхес.

Кем ул Әлфия Рамазанова?

Әлфия Рамазанова ул Бакыйда туган, әзери теле мөхитендә үскән. Шунлыктан Әлфиянең концертны әзери җырыннан башлавы да гаҗәп түгел.
Әлфия 1981-елда әнисенең туган ягына - Сембергә кайта. Илдар Сабитовның “Чулпан” ансамбленә җырчы сыйфатында килә. Илдар Төмән якларына киткәч, аның урынына калган Әлфия “Чулпан”ны Халык ансамбле дәрәҗәсенә күтәрде. Монысы инде “Туган тел” оешмасы тәпиләп киткәч. Бу оешманың нәкъ “Чулпан” ярдәмендә генә ныклы алдымнар белән үз эшен җәелдерә алуы - әлеге тамашада “Туган тел” вәкиленең чыгышында да чагылыш тапты. Бу оешманың 10 еллык юбилеенда “Өмет” гәзите, “Чишмә” тапшыруы, Татар мәдәни үзәге җитәкчеләре үзләрен “Туган тел”нең балалары дип атаганнар иде. Ә “Туган тел” үзен “Чулпан” баласы дип таный, чөнки “Чулпан”сыз, Әлфиясез бу яңа оешмага үзен халык арасында таныту бик кыен булыр, диде ул.
Шунысы кызганыч, Әлфия тормышка чыгып, бала да тапкач, өлкә үзәгендә фатиры булмау аркасында, Ишеевка касабасына күчеп китте. Ә өлкә үзәгендә милли тормыш бик тә зәгыйфьләнде. Ишеевкада исә нәкъ Әлфия тырышлыгы аркасында үзешчән сәнгать әле дә гөрләп яши. Моны бүгенге концерт та ачык күрсәтте. Алып баручы Чүпрәле егете Илмир бүген Әлфия Ишеевка Мәдәният йортында “Акбарс” исемле сәнгать түгәрәгендә 7 дән алып 15 яшькә кадәр 25 бала йөрүен дә ассызыклап үтте.
Шунысы да игътибарга лаектыр: Ульянов районы үзәге Ишеевка мәктәбенең директоры бу төркемне, акча юк, дип япмакчы да булган. Ләкин балаларның әти-әниләре, бердәм күтәрелеп, аны саклап калганнар.
Бу концертны исә, нигездә, элекке “Чулпан”ның бүгенге җитлеккән җырчылары Олег Егоров, Римма Мөхәммәтҗан, Фәрһәт Вахитовлар бизәде. Соңгысы белән Әлфия парлап та чыгыш ясады.

Бу кичәдә Казаннан килеп катнашкан кунаклар

Кичәне Казан җырчылары да яхшы бизәделәр: Салаватның шәкерте Илүс Гыйльманшин, Ишеевка кызы – Әлфиянең җан дусты Алсу Әбелханова һәм күренекле җырчы гына түгел – көрәшче дә Вил Усманов. Соңгысына зал да кушылып җырлады.
Әлфия Авзалованың чыгышы бу кичәдә иң зур сюрприз булды

Боларын тамашачы көтелмәгән бүләктәй кабул итте. Әмма иң зур сюрприз игълансыз-нисез Әлфия Авзалованың чаршау уртасыннан сәхнәгә килеп чыгуы булды. Аңа авыз ачарга да ирек бирмичә, 4-5 минут алкышлар шаулады. Шунысы да куандыра ала: Әлфия Авзалованың җырларын яшь буын да белә икән әле: кушылып җырлаулары - шуңа дәлил.
Тамаша исә Үзбәкстанның “Ялла” ансамбле җыры белән тәмамланды.
XS
SM
MD
LG