Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә чиновниклар көнләп түгел, сәгатьләп арта


Русиядә соңгы елларда чиновникларның саны 200 меңгә арткан. Бу әле рәсми мәгълүматлар белдергәнчә генә. Гомумән, Русиядә 8 ел Владимир Путин җитәкчелек иткәндә чиновникалар күбәйде генә түгел, алар өчен бик күп өстенлекләр булдырылды.

Хәзер Русиядәге кайбер чиновникларның хезмәт хакы гади эшченекенә караганда йөзләтә тапкыр артык, моннан тыш аларга бушка машина (чит илнеке – Л.Х), дача, фатир алу өчен субсидия, ташламалы юллама белән ял йортына бару каралган. Шулай ук дәүләт эшлеклеләре икенче яки өченче югары белемне дә бушка алырга хокуклы һәм шул белем алу барышында аларга әле хезмәт хакы да түләнеп бара. Боларга өстәп хакимият әледән-әле чиновникларга акчалата түләүләрне дә арттырып тора. Мисал өчен, Владимир Путин карары нигезендә, 1 апрельдән дәүләт эшендәге кешеләргә ул тагын 9% артты (социаль яклау өчен дип - Л.Х).

Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты Нәсимә Столярова: хакимият чиновникларга өстенлекләр биреп, үзенә таяныч булдыра
“Бу барысы да хакимият вертикален көчәйтү өчен эшләнә. Кушкан боерыкларны, йөкләмәләрне бернинди каршылыкларсыз эшләсеннәр өчен чиновникларга һәрдаим өстәмә нәрсәдер биреп торалар. Хакимият үзләренә таяныч булсын өчен шулай эшли”, - ди Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты Нәсимә Столярова.

Чиновникларга өстәмә акчалата түләүләр белән бергә һәрдаим ташламалар да булдырыла. Русия Дәүләт Думасы спикеры Борис Грызлов башта аны социаль ташлама дип атаса, хәзер яхшы эшләү өчен шарт тудыру, ди.

Билгеле булганча, советлар берлеге заманында чиновниклар күп өстенлекләрдән файдаланды, әмма хәзер бу аеруча да тамыр җәйде.

“Элекке чиновниклар кибеткә арткы ишектән керә, “астан гына” азык-төлек алалар иде. Ә хезмәт хакы һәм пенсия күләмендә аерма шул кадәр зур булмады”, - ди Столярова.

Ул исә халык бүген бернинди каршылыклар күрсәтми, ягъни дәшми һәм шуңа хакимият ничек тели, шулай эшли дигән фикердә тора.

“Халыкның урам җыеннарына чыгуына да хәзер хакимият тыныч карый. Ягъни 1 миллионлык шәһәргә 1 мең кеше чыгу ул инде гадәти хәл диләр. Имеш, кемдер тормышта үз юлын таба алмаган да шуңа каршылык белдерә дип бәялиләр”, - дип өсти Нәсимә Столярова.

Моннан тыш, ул Көнбатышта гади эшчеләр оешканрак һәм үз хокукларын яклый алалар, ди. Бу һөнәр берлекләренең анда бәйсез булуыннан килүен әйтә.

“Ә Русиядә хакимият һөнәр берлекләрен дә үз канаты астына алды. Һәм шуңа алар да өстән кушылганны бер каршылыксыз эшлиләр”, - ди Столярова.

Дүрт ел элек Русиядә хакимият реформасы игълан ителде. Һәм анда министрлыклар санын азайту, чиновникларны 10-15% киметү максаты куелды. Әмма чынлыкта барысы да киресенчә эшләнде. Әгәр 2004 елны 53 федераль хакимият структурасы булса, хәзер алар 70тән артты. Моннан тыш, 2004 елда 1,3 млн чиновник исәпләнсә, хәзер аларның саны 1,5 млн булды.
XS
SM
MD
LG