Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда һакерлар "Уфанет"ны җимереп, эфирда президент сайлавындагы хәрәмләшүләрне күрсәткән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Мәскәүнең Кызыл мәйданында барган парад урынына "Уфанет" мөштәриләренә Русиядәге президент сайлавында булган хәрәмләшүләрнең видеоларын, Украинадагы сугышта катнашкан һәм хәзер мәктәпләргә, балалар бакчаларына очрашуларга йөри торган үтерүчеләрнең фотоларын күрсәткәннәр. 

Оренбур өлкәсендә һәм Башкортстанда билгесез затлар "Уфанет" провайдеры эфирын җимергән. Ширкәттә әйтүләренчә, эфирны сүндереп торганнар һәм хәзер аны төзәтү эшләре алып барыла. Омски белән Иркутски өлкәләрендә яшәүчеләр дә эфирны җимерүләрен хәбәр итте.

Мәскәүнең Кызыл мәйданында барган парад урынына "Уфанет" мөштәриләренә Русиядәге президент сайлавында булган хәрәмләшүләрнең видеоларын, Украинадагы сугышта катнашкан һәм хәзер мәктәпләргә, балалар бакчаларына очрашуларга йөри торган үтерүчеләрнең фотоларын күрсәткәннәр.

Һакерлар Владимир Путинны "иң якын халкы белән сугыш башлауда" гаепли, "Крокус Сити Холл"Дагы терактны булдырмый кала алмады, ди.

  • Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Русиянең теле-радио эфирларын һакерлар берничә тапкыр җимерде.
  • Былтыр февральдә Башкортстан, Свердлау, Сарытау һәм Ленинград өлкәсендә гадәти тапшырулар бүленеп, телевизорлардан һава һөҗүме турында кисәтү чыкты, кешеләргә ашыгыч рәвештә яшеренү урынына качарга дигән кисәтү тапшырылган иде. Моның видеосын бу төбәкләрдә яшәүчеләр социаль челтәрләрдә чыгарды. Кайбер төбәкләрдә исә шундый ук кисәтүләр радиодан да яңгыраган.
  • Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында моны радиостанцияләр һәм телевидениене хакерлар җимерүе белән аңлаттылар.
  • 2023 елда 22 февральдә Казан, Уфа һәм Русиянең башка шәһәрләрендә дә радио аша һава кисәтүе игълан ителгән иде. Радиоларга хакер һөҗүме булган диелде. Һава кисәтүе һәм ракет һөҗүме булуы куркынычы турындагы мәгълүмат – дөреслеккә туры килми һәм фейк, дип белдерде Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. Министрлыкның Татарстандагы идарәсе исә рәсми чыганаклардагы хәбәрләрне күзәтегез, дип искәртте.
  • Шул ук елны 23 февральдә исә аннексияләнгән Кырымда шулай ук хакерлар һөҗүме ярдәмендә, Русиянең ике радиостанциясе эфиры аша Украина баш күзләве башлыгы Кирилл Будановның мөрәҗәгате тапшырылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG