Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан һәм Уфа радиоларыннан һава кисәтүе яңгырады, моны хакер һөҗүме диделәр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Радиоларга хакерлар һөҗүме булган диелә. Һава кисәтүе һәм ракет һөҗүме булуы куркынычы турындагы мәгълүмат – дөреслеккә туры килми һәм фейк, дип белдерде Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.

Казандагы кайбер радиолардан һава кисәтүе игълан ителде. Ул иртән 92.3, 91.1 һәм башка ешлыкларда һәр биш минут саен яңгырады.

Радиодан "Игътибар, игътибар! Һава кисәтүе игълан ителә! Бөтен кеше кичекмәстән яшеренү урыннарына барсын. Игътибар, игътибар! Ракет һөҗүме куркынычы", дигән сүзләр яңгыраган. Әлеге кисәтү Energy һәм "Юмор.FM" ешлыкларында иштелде.

Казан мэриясенең матбугат хезмәтендә радиодан тапшырылган кисәтү – ялган дип белдерделәр.

"Техник төзексезлек, бу мәсьәләне хәл итәбез", дигәннәр "Бизнес Online"га "газпром-Медиа Холдинг"ның реклам хезмәтендә.

Шул ук вакытта "һава кисәтүе" Казанда гына түгел, Башкортстанның Уфа шәһәрендә һәм Русиянең башка шәһәрләрендә дә игълан ителгән. Мондый шәһәрләр арасында Воронеж, Белгород, Новоуральски, магнитогорск, Түбән Новгород, Мәскәү яны бар.

Радиоларга хакер һөҗүме булган диелә. Һава кисәтүе һәм ракет һөҗүме булуы куркынычы турындагы мәгълүмат – дөреслеккә туры килми һәм фейк, дип белдерде Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. Министрлыкның Татарстандагы идарәсе исә рәсми чыганаклардагы хәбәрләрне күзәтегез, дип искәртте.

  • Быел гыйнвар ахырында Казанда һава кисәтүе булса нишләргә кирәген аңлаткан язулар эленгән иде.
  • 18 гыйнварда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикада тиз арада яшеренү урыннарын һәм хәбәр бирү системнарын әзерләргә кушты. "Бүгенге шартлар хәбәр бирү системының бик тә мөһим икәнлеген искәртә. Барысы да әзер булырга тиеш һәм әзерлек эшләрен тизләтергә кирәк", - диде ул.
  • Соңгы вакытта Русия төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан һәм Башкортстанда бомбадан качу, яшеренү урыннары турында еш сөйли башладылар. Әйтик Уфаның халыкны яклау идарәсендә Уфага һөҗүм була калса халыкны яшерер урыннар җитәрлек дип белдергәннәр иде.
  • Шул ук вакытта Башкортстан хакимиятләре бомбадан качу урыннарына стратегик оешмаларда эшләүчеләрне генә яшерәчәген әйтте.
  • Казан медиалары да шәһәрдәге бомбадан качу урыннарын барлады. Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматынча, республикада куркыныч янаганда яшеренердәй 1100 урын бар, шуларның 350 се - Казанда урнашкан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG