Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда һава кисәтүе булса нишләргә кирәген аңлаткан язулар элгәннәр


Кешеләргә "күршеләрен кисәтергә", "утларын сүндерергә, газ белән суны аерырга, тәрәзәләрне ябарга", "якындагы яшеренү урынына качарга" кушылган. Тик Казанда яшәүчеләрнең күбесе бомбадан качу урыннарының кайда булуын белми.

Казанның "Азино-2" микрорайонындагы күпфатирлы йортларда "Игътибар!" сигналы яңгыраса, нишләргә кирәген аңлаткан язулар барлыкка килгән. Бу хакта Idel.Реалии яза.

Игъланнар тактасында бүген, 20 гыйнварда барлыкка килгән кәгазьләрдә сүз нәкъ менә һава кисәтүе турында бара диелә. Басмага шундый кәгазьләрнең берсен исемен күрсәтмәүне сораган бер казанлы җибәргән.

Күрсәтмәдә язылганча, сигналны ишетү белән кешеләр "телевизор, радио кабызырга һәм ашыгыч хәбәрне тыңларга тиеш". Алга таба аларга "күршеләрен кисәтергә", "утларын сүндерергә, газ белән суны аерырга, тәрәзәләрне ябарга", "үзләре белән документларын, акчаларын, берничә тәүлеккә җитәрлек су һәм ризык, дарулар алырга", "якындагы яшеренү урынына качарга" кушылган.

Шул ук вакытта, бу күрсәтмәне төшереп җибәргән кеше Азинода бомбадан качу урыннары булмавын, яки булса да, бу хакта кешеләрнең берни белмәвен әйткән. Шуңа күрә ул якындагы метро станциясенә (якынча өч чакрым ераклыкта) барырга туры киләчәк, дигән.

18 гыйнварда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикада тиз арада яшеренү урыннарын һәм хәбәр бирү системнарын әзерләргә кушты. "Бүгенге шартлар хәбәр бирү системының бик тә мөһим икәнлеген искәртә. Барысы да әзер булырга тиеш һәм әзерлек эшләрен тизләтергә кирәк", - диде ул.

  • Соңгы вакытта Русия төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан һәм Башкортстанда бомбадан качу, яшеренү урыннары турында еш сөйли башладылар. Әйтик Уфаның халыкны яклау идарәсендә Уфага һөҗүм була калса халыкны яшерер урыннар җитәрлек дип белдергәннәр иде.
  • Шул ук вакытта Башкортстан хакимиятләре бомбадан качу урыннарына стратегик оешмаларда эшләүчеләрне генә яшерәчәген әйтте.
  • Казан медиалары да шәһәрдәге бомбадан качу урыннарын барлады. Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматынча, республикада куркыныч янаганда яшеренердәй 1100 урын бар, шуларның 350 се - Казанда урнашкан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG