Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда ике бала поезд астында һәлак булды


Белгечләр әйтүенчә соңгы арада Татарстанда яшьүсмерләр үлеме күбәйгән. Балалар суга да бата, кар астында кала, төрле җинаятьчеләр тарафыннан үтерелә, ахыр чиктә үз-үзләренә кул сала. Атна башында тагын шундый бер тетрәндергеч хәбәр булды. 3 май көнне Дәрбишләр бистәсе тимер юлы станциясе янында 2 кыз баланы поезд бәреп китә. Кызларның куен дәфтәрендәге язулардан күренгәнчә, тикшерүчеләр, бу хәлне үз-үзләрен үтерү очрагы дип бәяли. Яшьләрнең язган соңгы сүзләре, ул Германиянең бер җыр төркеменә мәхәббәтләрен аңлату булган. Белгечләр әтүенчә, бу кызлар билгеле бер агымга табынган.

Әмма тикшерүчеләр моны, гадәттән тыш хәл очрагы булырга мөмкинлеген дә кире какмый. Чөнки охшаш вакыйганың моңа кадәр дә булганы бар икән инде. Тимер юлның бу өлешендә поездлар ике яклап килә икән, һәм күп очракта берсе үткәнен көтеп торганда, икенчесенең килгәнен сисмичә халәк булалар кешеләр. Әлегә бу эш тикшерелә.
XS
SM
MD
LG