Accessibility links

Кайнар хәбәр

Николай Швецовка бәйле мәхкәмә утырышы күчерелде


Уфада җомга көнне тагын бер мәхкәмә утырышы үтәргә тиеш иде.

Башкортстанда бу ел башында оппозиция көчләре тарафыннан оештырылган “Җәмәгать трибуналы” дигән оешманың җитәкчесе Николай Швецовка карата 16 майга билгеләнгән мәхкәмә утырышы иде, әмма булмады ул. Уфаның Ленин районы прокурорының шушы утырышка килмәве сәбәпле, әлеге утырыш билгесез вакытка күчерелде.

Николай Швецов үзе бу утырышка барган һәм әлеге эш буенча “Азатлык” хәбәрчесе белән әңгәмәдә алдагы утырышларга да төгәл барачагын әйтте. “Минем үземә дә, юрист буларак, бу мәхкәмә бик кызык һәм гыйбрәтле, - ди Н. Швецов. – Ләкин гаепләүче як нигәдер бу эшне сузарга тели кебек”.

Элегрәк тә хәбәр ителүенчә, прокуратура Уфаның Ленин районы мәхкәмәсендә “Җәмәгать трибуналы” җитәкчесе эшчәнлеген тикшерүне таләп итте. Ленин районы мәхкәмәсе бу мөрәҗәгатьне кабул итте һәм шушы эш буенча беренче утырышны 16 майга билгеләде. Ләкин бу утырыш булмады, аның икенчесенең кайчан булачагы киләсе дүшәмбедә хәбәр ителәчәк, ди Николай Швецов.

“Җәмәгать трибуналы” рәисе, танылган эшкуар Николай Швецов бу мәхкәмәнең мәгънәсезлеге хакында әйтә. Аның сүзләренчә, “Җәмәгать трибуналы”н иҗтимагый оешмалар, кануннарны төгәл үтәп, төзегән һәм аның бер хилафлыгы да юк.

“Әлбәттә, “Җәмәгать трибуналы” республика хакимиятләре тамагына кылчык булып кадаладыр, - ди Швецов әфәнде. - Шуңа да алар, аның эшчәнлеген туктату өчен, прокуратурага тикшерү үткәрергә кушкан. Монысы инде Башкортстан җитәкчелегенең гадәти эш ысулы. Дөресен сөйләүчеләрнең авызын томаларга тырышу – төп максат”.

Исегезгә төшерәбез. Бу ел башында Башкортстанда оештырылган Җәмәгать трибуналы башлыгы итеп республикадагы киң билгеле эшкуар һәм оппозиция вәкиле Николай Швецов тәгаенләнгән иде. Яңа оешманың максатлары итеп республика президенты Мортаза Рәхимов һәм аның тирәсендәге башка югары җитәкчеләр өстеннән җәмәгатьчелек мәхкәмәсе үткәрү, аларның канунсыз эш-гамәлләрен киң җәмәгатьчелеккә җиткерү куелган.
XS
SM
MD
LG