Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 15:40

Арктикага багышланган конференциядә Төньяк бозлы океан буендагы 5 ил нефть һәм газга бай океан төбен бүлешү мәсьәләсен тикшерә.

Арктика төбәгенә дөньяда әле ачылмаган нефть һәм газ ятмаларының чиреге туры килә. Аңлашыла ки, һәр ил бу хәзинәнең мөмкин кадәр зуррак өлешен эләктерергә тырыша.

Гренландиянең Илулиссат шәһәрендә 27-29 май көннәрендә барган очрашуда Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Кушма Штатлар дәүләт секретаре урынбасары Джон Негропонте, Дания тышкы эшләр министры Пер Стиг Мөллер, Норвегия тышкы эшләр министры Йонас Гар Стөре, Канада табигый ятмалар министры Гари Лунн катнаша.

Дания министры, хуҗа сыйфатында, очрашуга алдан ук дустанә кәеф бирергә тырышты. Һәркем үз халкына һәм бар дөньяга бу 5 дәүләт Арктика мәсьәләләрен зур җаваплылык белән хәл итә дигән фикер җиткерергә тиеш, диде ул.

Бу сүзләре белән ул Арктика тирәсендәге бәхәсләрне бераз сүрелдерергә тырышты сыман. Андый бәхәсләрнең ни дәрәҗәдә кызып китә алуы узган ел Русия Төньяк котып төбенә үз әләмен кадагач күренде.

Ул чакта Канаданың тышкы эшләр министры Петер Маккей, әләм кадап җир дәгъвалау өчен бу колония чоры түгел дигән иде.

"Канаданың Арктикага хуҗа булуына шик юк, - диде Канада министры. – Без моны инде күптән хәл иттек. Бу Канада сулары һәм Канада милеге."

Ләкин мәсьәлә алай гына җиңел түгел. Берләшкән Милләтләрнең 1982 елгы Диңгез хокуклары турында килешүенә күрә, яр буендагы һәр ил ярдан тагын 200 диңгез миленә "кулын суза" ала. Күбрәккә дәгъва итү өчен шельфның үз җиреңнең дәвамы икәнен исбатларга кирәк.

Шушы атнда Сергей Лавров безнең әләм кадау гамәле ул җир дәгъвалау түгел, диде. Гәрчә, узган ел әләм кадаган вакытта, башкарак белдерү ясаган иде:

"Экспедициянең максаты Русинең хокугын дәгъвалау түгел, безнең шельфның Төньяк котыпка җәелүен исбатлау, - диде Русия министры. - Моның өчен фәнни ысуллар бар. Экспедиция, шул исәптән, батискафның Төньяк бозлы океан төбенә төшүе моңа өстәмә дәлилләр бирәчәк."

Арктика ятмалары белән кызыксыну артуның сәбәбе дөньяда нефть бәяләре үсүдә генә түгел. Соңгы вакытта дөньядагы җылыну галәмәте аркасында Арктикадагы бозлар да эри башлады. Нәтиҗәдә андагы нефть һәм газ ятмаларын эшкәртү эше дә җиңеләер дип санала.

XS
SM
MD
LG