Нью Йорк -- Нефть мичкәсенең бәясе бүген тагын $10 күтәрелеп 138 долларга җитте. Пәнҗешәмбе үсешен дә искә алганда, бу Нью Йорк нефть базарында иң зур ике көнлек арту булып тора.
Сүдәгәрләр моны ике сәбәп белән аңлата: Иран белән Израиль арасындагы киеренкелек һәм АКШтагы эшсезлек дәрәҗәсе арту сүрәтендә долларның төшүе белән.
Өстәвенә, иң эре инвестиция банкы (Morgan Stanley) 4 июльдә, миллионлаган американ юлга чыга торган көнне, нефть бәясе $150 җитергә мөмкин, дигән фараз күндерде.