Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Анкарада танылды


Күргәзмәне бик кызыксынып карыйлар
Күргәзмәне бик кызыксынып карыйлар

Халыкара ярминкәдә "Республика Татарстан” газетасы һәм Алабуга вәкиллеге катнашты.

Татарстанның Зәй каласыннан “Мирас” җыр һәм бию ансамбле, Анталияда яшьләр фестивале белән Истанбулда төрки балалар җыенында һәм шулай ук Төркия Сабантуйларында катнашып, татар җыр-моңнарын төрек кардәшләребезгә һәм чит ил кунакларына җиткергән булса, төрле дөнья илләрен таныту максатыннан чыгып Анкара үзәгендәге Яшьләр паркы янында оештырылган халыкара ярминкәдә исә Татарстаннан “Республика Татарстан” газетасы һәм Алабуга вәкиллеге катнашты. Ярминкәгә килүчеләрне чәкчәк белән сыйлаучы Татарстан кунаклары төрек халкына татар милли кул сәнгате үрнәкләрен тәкъдим итте.

“Республика Татарстан” газетасы хәбәрчесе Гамирә Гаделшина шушы чараларны болай аңлатты:

“Менә икенче ел инде “Республика Татарстан” газетасының проекты нигезендә яшьләр белән төрле халыкара фестивалләрдә катнашабыз. Дөнья җәмәгатчелеге танылган җырчыларыбызны гына түгел, яшьләрне дә белсен дип татарларны дөньяга яшьләребез аша да танытабыз. Бу кызыграк та булып чыга. Без менә март аенда гына “Мирас” төркеме белән Алманиядән кайттык. Алабугадан да бик матур күргәзмә бар монда. Менә без куанып-куанып үзебезнең республикабыз белән кешеләрне таныштырабыз, күп-күп дусларыбыз кала монда.
Безнең “Мирас” төркеме Истанбул Сабантуена үзенең яңа программасын алып килде. 15 бала булып 2 төркем рәвешендә. Керәшен татарлары программасын, яңа җырларны, яңа биюләрне тәкъдим иттеләр.”

Ярминкәгә килүчеләрнең милли сәнгать үрнәкләрен карау һәм сатып алу белән беррәттән Татарстанны танытучы стендта ваазифалы милли киемле татар кызы белән истәлеккә фотосурәткә төшүе - ярминкәдә катнашучы башка ил вәкилләренең игътибарын да җәлеп итте. Анкара ярминкәсендә татарларны һәм Татарстанны танытуда ярдәм итүче Рүзилә Хәйретдинова белән сөйләштек:

“Үзем мин Татарстанның Минзәлә шәһәреннән булам. Казанда Татар дәүләт гуманитар педагогик университетының музыка факультетында беренче курста укыйм. “Мирас” төркеме ул бик зур: барлыгы 60 кеше. Барыбыз да килеп җитә алмадык монда. 15 кеше килдек. “Мирас” ул безнең бию һәм җыр ансамбле, күбесенчә татар халык җырларын башкара. Төркия сәфәре миңа бик нык ошады.”

Төркия башкаласында оештырылган ярминкә төрек җәмәгатьчелегендә һәм чит ил кунакларында татар милли сәнгате, китаплары, җырлары белән беррәттән татлы ризыгы чәкчәге һәм, әлбәттә, чибәр татар кызлары белән дә истә калыр, мөгаен.
XS
SM
MD
LG