Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиялеләр бәйрәмгә шат, әмма мәгънәсен аңламый


“Левада” аналитик үзәге мәгълүматларына караганда, 12 июнь – Русия көнен күпләр өстәмә бер ял көне буларак кабул итә.

Социология белгечләре мәгълүматларына караганда, Русиядә яшәүчеләрнең күбесе бу көнне ни хөрмәттән ял иткәнлекләрен белми. Сораштыруда катнашкан кешеләрнең күбесе 12 июнь - Русиянең бәйсезлек көне дип җавап биргән. Әмма кемнән бәйсез булу аңлашылмый. Моңа карамастан, белгечләр халыкта ватанпәрвәрлек хисе артуына басым ясый. Русиялеләр ата-бабаларының хәрби батырлыгы һәм демократия казанышлары белән горурлана икән. Шуны әйтергә кирәк, экспертлар фикеренчә, ватанпәрвәрлек хисен үстерү өчен халыкның тамагы тук булуы шарт.

Билгеле булганча, моннан нәкъ 18 ел элек бу көнне РСФСРның халык депутатлары корылтаенда “РСФСРның дәүләт суверенитетлыгы турындагы декларация” кабул ителде. Ә 1994 елда Русиянең беренче президенты Борис Ельцин үз карары белән 12 июньгә дәүләт дәрәҗәсендәге әһәмият биреп, Русиянең дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул итү көне буларак билгели. Әмма халык арасында яңа ял көне бәйсезлек көне буларак күбрәк таныла. Дәүләт чиновникларына исә, Русиянең беркайчан да беркемгә дә бәйле булмаулары турында бик озак аңлату эшләрен алып барырга туры килгән. Сораштырулар күрсәткәнчә, бүгенге көндә дә мондый рухтагы буталчык бар, дип хәбәр итә "Новые известия" газетасы.

12 июньдә уздырылучы бәйрәмнең рәсми исемен Русиядә яшәүче һәр өченче кеше генә белән икән. Юрий Леваданың аналитик үзәге мәгълүматларына караганда, бәйрәмнең дөрес исеме – Русия көне булуын сораштыруда катнашканнарның 37% белә. 2007 елда исә андыйлар 21% кына булган. Күпчелек халык исә (40%) бу көнне Русиянең бәйсезлек көнен билгели. Ә менә 5% халык Русиянең бәйсезлеге турындагы декларацияне кабул итү, 1% исә Русиянең беренче президентын сайлау көне буларак кабул итә. Сораштыруда катнашкан 4% кеше башка төрле атый, 3% кеше бу көнне бөтенләй бәйрәмгә санамый. Ә менә респондентларның 12% бу көндә ни өчен ял иткәнен белми.

12 июньне Русия халкы чираттагы ял буларак итеп кенә кабул итә, ди “Левада” үзәге җитәкчесе урынбасары Александр Гражданкин. Әйтергә кирәк, яңа тарихта бу беренче җәйге бәйрәм. Совет чорының җәй айларында исә коммунизм төзүчеләр моңа идиологик төсмер биреп тормыйча ял иткән. Бүгенге көндә дә вәзгыять әлләни үзгәрми. 1 һәм 9 май бәйрәмнәре кебек, әлеге бәйрәм Русия халкы аңына әле сеңмәгән, аның идеологиясе аңлашылып бетми, ди социология белгечләре. Шулай итеп, бүгенге көндә Русиядә яшәүче бик аз кеше генә бу бәйрәмнең килеп чыгышын белә.

Шул ук вакытта русиялеләр үз ватаны турында бик уңай фикердә икән. “Башкирова һәм парнетлар” ширкәте уздырган сораштыру күрсәткечләренә караганда, 49,8% кешеләр Русиядә яшәүләре белән горурлануын әйткән, ә 27,8% хәтта бик тә горурлана икән. Социологлар мондый ватанпәрвәрлекнең кайдан барлыкка килүе белән кызыксынган. 83,8% Русия тарихы, ә 77,4% илнең мәдәнияте һәм сәнгате, ә 75% фәне белән горурлануын белдергән. Шулай ук хәрби көчләр дә (60,7%) горурлык уяту өчен сәбәп булган. Бу очракта кешеләр Беренче бөтендөнья сугышында җиңү һәм гомүмән ата-бабаларыбызның батырлыгын истә тоткан. Шулай ук кешеләр дөнья күләмендә Русиянең сәяси йогынтысы (55,6%) белән горурлана булып чыккан. Ә шул ук вакытта икътисади казанышлар (40,5%) һәм демократия (37%) русиялеләрдә түбән бәяләнә. Сораштыруда катнашканнарның 18,6% гомүмән үз илләре белән горурланмавын әйткән.
XS
SM
MD
LG