Accessibility links

Кайнар хәбәр

Олимпия уты Синҗан төбәгенә килеп җитте


Кошгар шәһәре
Кошгар шәһәре

Олимпия утының Кытайның иң тынычсыз төбәге аша юлы авыр булыр дип көтелә.

Бу төбәктә сәяси киеренкелек сизелә һәм хокук яклаучылар сүзләренчә, соңгы вакытта Кытай бу төбәккә басымны арттыра бара.

Олипия утының Синҗан төбәге буйлап сәфәре башкала Урумчыдан башланып киткән. Утны тагын Кошгар һәм төбәкнең тагын ике зур шәһәре аша үтәргә тиеш. Бу вакыйганы оештырганда, хакимиятләр аеруча каты иминлек чараларын күрергә булган.

Утны алып баручы кешеләрне юл буена сакчылар озатып барган. Кинәт кенә йөгереш вакытын үзгәрткәннәр. Аны көткәннән бер атна алдан уздырырга булганнар. Үзгәреш турында да, соңгы минутларда гына билгеле булган.

Хакимиятләр Олимпия утының алып барылуын, телевидениедән, өйдә утырып кына карарга киңәш иткән, дип хәбәр ителә.

Олимпия ялкынын якыннанрак күрергә дип барырыбер урамга чыккан кешеләрне хәрбиләр читкә этәргән һәм агачларга да менеп карарга рөхсәт итмәгән.

Җирле кешеләр, моңа кызганыч белдерсә дә, иминлекнең мөһим булуы белән килешкән икән. Мәсәлән, Дуань исемле кеше: “Минемчә, бу чараларны күрергә кирәк иде, чөнки иминлек бик мөһим мәсьәлә, моны аңлап була”, дип әйткән.

Ләкин утны алып баруны оештырганда, янчыкларны капшаудан да катырак чаралар күрелгән. Хокук яклаучылар әйткәнчә, якындагы айларда хакимиятләр меңнәрчә уйгур кешесен кулга алган, аларның паспортларын тартып алган. Башкаларга - чит ил хәбәрчеләре белән аралашмаска киңәш ителгән, яки алардан хакимиятләрне яклау турындагы хатларга кул куйдырганнар.

Элегрәк, рәсми Пекин, Олимипиадага каршы юнәлгән террор гамәлен булдырмый калуы турында белдергән иде. Шушы террор бәйсезлеккә өндәүче Синҗан сепаратистлары тарафыннан әзерләнгән булган дип әйтелде.

Хокук яклаучылар исә, алар бу гаепләүләрне, ирекле фикерләүчеләр белән көрәшне аклар өчен кулланалар дип белдерә. Германиядә яшәүче Бөтендөнья уйгур Конгрессы вәкиле, Долкун Иса: “Кытай беркайчан да уйгурларның тыныч эшчәнлеген танымас, Шәрки Төркистан тирәсендәге каршылыкны Кытай хакимиятләре һәрвакыт басым, җазалау, кулга алу юлы аша хәл итәргә тырыша, без бу гаепләүләрне танымыйбыз”, ди.

Ул, Кытай хакимиятләре Олимпия утын алып баруны "һәр якны аңлау булган һармонияле җәмгыятнең ялган сурәтен тудыру" һәм "кеше хокукларын бозуны яшерер" өчен куллана дип белдерә.

Уйгур Конгрессы вәкилләре, Синҗанда утны алып барырга тиешле көндә, 25 июньдә, Брюссельдә каршылык чараларын оештырырга планлаштырган булган.

Әмма Олимпия утын бу төбәктән иртәрәк уздырдылар. 25 июндә исә, Олимпия ялкыны икенче бер тынычсыз төбәк, Тибет аша үтәр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG