Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара фестиваль вәкилләре Сабантуеннан таң калган


Чаллыда “Радуга Сабантуя”, ягъни сабантуйның салават күпере исеме астында халыкара фестиваль-бәйге узды. Бәйге 13 июньдә башлнып 17сендә төгәлләнде.

Сабантуе сүзе торган саен киңрәк мәгьнәдә кулланышка керә. Чаллыда мисал өчен, хәзер инвалидлар, завод-фабрикалар, милиционерлар һәм башкалар үз Сабантуйларын үткәрә. Әйтерсең лә, алар да көнне төнгә ялгап басу, сабан эшләре белән мәшгуль булган. Күптән түгел бер кибет мондый рекламы чыгарды “У нас Сабантуй скидок”, ягьни ташламалар сабантуе була инде.

Быел тагын бер яңалык булды, Чаллыда “Радуга Сабантуя”, ягъни сабантуйның салават күпере исеме астында халыкара фестиваль-бәйге узды. Бәйге 13 июньдә башлнып 17сендә төгәлләнде. Бу фестивальнең проекты Татарстан мәдәният министрлыгы грантын алган һәм ул төбәкара, милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту исеме астында барды. Фестивальдә катнашучылардан шушы бәйге хакында фикерләрен сорашкач, алар беренче чиратта Чаллы Сабантуеның гаҗәеп матур узуына басым ясадылар. Украина, Беларусь, Төркия, Петербур, Карачай-Черкес делегациясе вәкилләре соклануларын яшермәде.

Карачай-Черкес республикасыннан килгән Рамазан әфәнде алга таба Нальчик шәһәрендә яшәүче татарларның Сабантуен үткәрергә булышлык күрсәтү турында вәгьдә бирде һәм Чаллы вәкилчелеген кунакка чакырды. Беларусь кунагы “Мин мондагы Сабантуена бөтен Татарстан халкы җыелган дип уйлаган идем”, диде ул. Петербурдан килгән балаларның да, аларның җитәкчесе Ирина Фролованың да мондый тамашаны күргәне булмаган.

Фестивальгә Сарытау өлкәсе Балаков шәһәреннән килгән Гүзәл Инсаповага фестиваль бик ошаган:

“Чаллыга беренче килүебез. Бик ошады. Балаларның кайберләре монда каникулны үткәрергә теләк белдерде. Элек Башкортостанның Ярмәкәй районында Сабантуйларына да алып бара идем үзләрен. Мондагы гүзәллек таң калдырды.”

“Сабантуй салават күпере” фестиваленең жюри әгъзалыгында Кабарда-Болкар шагыйре Юруслан Болатов, Татарстанның атказанган артисты Таһир Лотфуллин һәм башка күренекле шәхесләр бар иде.

“Төрле илләрдән бик матур коллективлар килде. Алар аша халыкчан сәнгатьнең ничек саклануын, үсүен күрергә була. Итальяннар бик заманча балет алып килгән. Төрекләр көчле бию һәм уен кораллары ансамблен җибәргән. Фестиваль югары дәрәҗәдә узды”, ди жюри рәисе Русиянең халык артисты, профессор Лима Кустабаева.

Берничә төркем буенча җиңүчеләр арасында Украина, Чаллы, Кабарда-Балкар, Карачай-Черкес, Төркия, Италия, Чечня коллективлары һәм җырчылары бар.
XS
SM
MD
LG