Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 17:17

Русиянең "Гадел Русия" партиясе Украинадагы Мәскәү яклы бер оешма вәкилләре белән бергә "урыс таныклыгын" булдыру мәсьәләсен тикшерә.

Шушы тәкъдимне Миронов партиясе Дәүләт Думасына ясамакчы. "Гадел Русия" бу хакта сөйләшүләрне Украинаның сул көчләр җитәкчелеге белән алып бара. Шушы ике оешманың вәкилләре инде тиешле эш төркеме төзеп, аңа кайбер экспертларны да җәлеп иткән. Инде 2 ай дәвамында алар Украинаның күпме ватандашы шундый таныклыкны алырга әзер торуын тикшерә икән.

"Урыс таныклыгы" нинди өстенлекләр бирә соң?

Мәскәү белән якынаю тарафдары булган Украина сулчылары җитәкчесе Василий Волга сүзләренә караганда, таныклык алган кеше берничә өстенлеккә ия булачак. Ул:

· Русия белән Украина арасында виза тәртибе кертелгән очракта Русиягә визасыз кына керә алачак
· Русиядә эшләү рөхсәтенә ия булачак
· Русиядә белем алу мөмкинлеген алачак, шул исәптән югары белемне дә
· эшмәкәрлек белән шөгыльләнәчәк
· Русия ватандашлыгын да җиңелрәк ала алачак
· кирәк чакта медицина хезмәтенә хокуклы булачак

Төп максат - Украина

Волга, Украинада "урыс таныклыгын" 13-15 миллионлап кеше алырга тели, дип саный. Илнең көнчыгыш өлеше чыннан да Русия белән тыгызрак бәйләнешләрне яклый, урысча гына сөйләшә һәм сайлауларда да Мәскәүне яклаган сәяси көчләр өчен тавыш бирә.

"Урыс таныклыгы" аша күпләр ватандашлыкка да ирешмәкче
Президент итеп Виктор Ющенко сайланып, Украина үз киләчәген Көнбатыш белән күрүен белдерә башлагач, рәсми Русия көнчыгыш Украинага игътибарын арттырып, андагы халык белән активрак эшләргә тотынды.

"Урыс таныклыгын" кертү нияте дә беренче чиратта Украинаның урыстелле халкын Мәскәү арбасына ныграк бәйләү максатын куя, ди белгечләр. Гәрчә бу һич кенә дә таныклык башка илләрдәге урысларга бирелмиячәк дигәнне аңлатмый.

Мәскәүнең "бишенче колоннасы"

Киресенчә, Латвия, Эстония кебек илләрдәге урыстелле халыкка Русия җитәкчеләре мондый махсус таныклыкны бик теләп тарата ала - соңгы елларда Мәскәү андагы урыслар хокукын яклау эшен иң югары дәүләти дәрәҗәгә күтәрде. Шуның аша ул әлеге илләрнең ачыктан-ачык Көнбатышка каравы, аларның НАТО кебек Көнбатыш структураларына керүе белән көрәшергә тырыша.

Берничә генә көн элек президент Медведев бу юнәлештә шактый зур бер адым инде ясады да - махсус фәрманы белән ул Латвия һәм Эстониядә яшәгән, әмма ул илләрнең ватандашы булмаган урысларга Русиягә визасыз керүне рөхсәт итте.

"Милли таныклык"лар тарихыннан

"Урыс таныклыгын" кертү кирәклеге турында бер ел элек "Русские" фонды сөйли башлаган иде. Элекке генерал Леонид Шершнев җитәкләгән әлеге фонд үтә милләтче карашларда тора.

Әмма бу идея асылда Маҗарстаннан килә, анда әле 90-нчы еллар азагында ук читтә яшәгән маҗар халкы өчен нәкъ менә шундый "маҗар таныклыгы" кертелгән иде.

Мәгълүм ки, икенче дөнья сугышыннан соң Һитлер ягында булган Маҗарстанның күп кенә җирләре күрше дәүләтләргә бирелде, нәтиҗәдә Словакия, Романия, Сербия кебек илләрдә шактый гына маҗар азчылыгы барлыкка килде.

"Маҗар таныклыгы" нигезендә читтәге маҗарлар хәзерге Маҗарстанга килеп, маҗар ватандашлары хокукларына ия була ала, аларга хәтта картайгач пенсияләр түләнә ала.

Соңрак, 2007нче елда нәкъ шундый ук таныклыкны читтәге поляклар өчен Польша да булдырды. Шуның нигезендә Польшага күпкерешле виза алып була, югары уку йортларына керү, эшләү һәм эшмәкәрлек шартлары да поляк ватандашларыныкы кебек.

... ә татарга нишләргә?

Шулай итеп, "урыс таныклыгы" идеясе Мәскәүнең үз ачышы түгел, ә маҗар һәм поляклардан күчермә генә. Әмма Русиянең урыслардан кала әле тагын бер сибелгән милләте бар - ул да булса татарлар.

Әлегә кәдәр Татарстан хөкүмәте, Татар конгрессы аша берничә төбәктән татар яшьләрен Казандагы уку йортларына китереп, алар өчен квоталар керткән иде. Бу эшне үз "татар таныклыгын" кертеп канунилаштыру кирәклеге турында Казанда әлегә сүз ишетелми. Гәрчә сибелеп яшәгән милләтләрнең проблемалары берүк, һәм аларның милли вә мәдәни мәнфәгатьләреен кайгырту өлкәсендә инде булган тәҗрибәне куллану һәм гамәлгә кертү авыр эш түгел.

Яңа идея Казанга гәдәттә Мәскәүләрне үткәннән соң гына килә. "Урыс таныклыгын" керткәннән соң бәлкем татарлар да үз таныклыгын булдыру зарурияте хакында сөйли башлар. Аңарчы инде болай да нигездә урысча гына сөйләшкән читтәге татарлар "урыс таныклыгын" алып өлгермәгән булса, әлбәттә.

XS
SM
MD
LG