Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Новгородта Ваһапов тантаналары


Русия һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгәтуллина юлга чыгар алдыннан.
Русия һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгәтуллина юлга чыгар алдыннан.

Шимбә көнне Актүк авылында Зилә Сөнгәтуллина, Айгөл Хәйри, Рамил Курамшин кебек башкаручылар җырчыга ярымсын ачуда катнашты.

Түбән Новгород өлкәсе Актүк авылына Казаннан мәдәни десант булды. Зилә Сөнгәтуллина, Айгөл Хәйри, Рамил Курамшин кебек башкаручылар анда Рәшит Ваһаповка багышланган чараларда катнашты. Анда җырчыга ярымсын-бюст та ачылган. Авылда зур концерт та узган. Аңа тирә-яктагы татар авылларыннан да тамашачы килгән.

Русия һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгәтуллина хәбәрчегә: “Яшьләр, якташлары Ваһаповны үз итүе сөендерә. Шулай ук анда һәйкәл ачылу да шатландыра”, диде.


Швециядә торучы Түркәр Соуккан Вааһаповның Казандагы кабере янына да барган

Казанда да Рәшит Ваһаповның истәлекле урыны бар – ул Иске татар зиратындагы кабере. Швециядән Казанга кунакка килгән Түркәр Соуккан да Ваһапов кабере янына барган. Соуккан да Актүк авылында булды. “Минем әби-бабаларым авылы ул. Шулай ук Ваһапов та безгә ерак туган. Бала чактан ук без аның тәлинкәләрен тыңлап үстек. Мин хәтта Рәшит абзыйның җырларын да өйрәндем”, ди ул.

Сишәме көнне Түбән Новгород өлкәсе Петряксы авылында да данлыклы якташларына хәтер тактасы ачылган иде. Ул мәктәп диварына эленгән. Анда Рәшит Ваһапов укытучы булып эшләгән булган.

Шулай ук, 7 июнь көнне Түбән Новгород шәһәрендә «Комедия» тамаша залында Рәшит Ваһаповның 100 еллыгы уңаеннан чара узган. Андагы “Мәдинә” нәшриятендә “Рәшит Ваһаповның тууына 100 ел” исемле китап та чыккан. Бу китапчыкта Рәшит Ваһаповның якташы, гаилә дусты Сәяр Сабировның төрле елларда язылган бөек җырчының иҗатына, тормышына кагылышлы мәкаләләре урын алган. Шулай ук Рәшит Ваһаповның улы Рөстәм Ваһаповның гаиләсе белән әңгәмә, Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Сәхәбиева-Бигичеваның мәкаләсе тәкъдим ителә.

Шул ук вакытта Татарстан башкаласында әлегә кадәр Рәшит Ваһаповка һәйкәл корыла алмаган. Бу нисбәттән билгеле җырчы Илһам Шакиров махсус белдерүен дә тараткан иде. Ул һәйкәлнең Казанда да корылуын тели. Шулай ук халык тарафыннан Сара Садыйкова, Һади Такташка һәйкәл ачуны сораучылар да бар.

XS
SM
MD
LG