Accessibility links

Кайнар хәбәр

Косово серблары үз парламентын төзеде


Косоводагы 2-гә бүленгән Митровица шәһәрендә серблар җыелып үз парламентларын төзеде.

Бу парламентка май аенда Косовода үткән җирле серб сайлауларында сайланган 43 серб вәкиле керә.

90 процентын албаннар тәшкил иткән Косово февраль аенда Сербиядән бәйсезлек игълан итте.

Яңа дәүләтне АКШ, Европа Берлегенең күпчелек илләре таныса да, Сербия һәм Русия бу халыкара кануннарга сыешмый дип каршы чыкты.
XS
SM
MD
LG