Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ходорковский тирәсендә болытлар куера


Русия прокуратурасы “Юкос” ширкәтенең элекке җитәкчесе Ходорковскийга яңа гаепләүләр белдерде. Күпләр Медведев президент булгач, Ходорковский төрмәдән азат ителер дип өмет иткән иде.

Тикшерү Михаил Ходорковскийга 350 миллион тонна нефть урлау һәм 500 миллиард сум белән 7,5 миллиард доллар үзләштерүдә гаепле дип саный. Ләкин элекке эшмәкәрнең адвокатлары бу гаепләүләрдә яңалык юк, ди.

Билгеле булганча, ул салым түләмәү һәм алдашуларда гаепләнеп 8 ел төрмәгә утыртылган иде. Аны ирегеннән мәхрүм итү эше башлангычында элекке президент Владимир Путин торды. Ходорковскийның оппозицияне финанславы, ул чактагы Русия җитәкчелегенә ошамады һәм бу уч алу булды дип билгеләнә.

Медведев президент тәхетенә утыргач, Русиядә хокукый өлкәдә тәртип урнаштыралачагын әйткән иде. Күпләр Медведев Ходорковскийны азат итәр дип ышанды. Хәтта хокук яклаучылар сәяси эзәрлекләнгәннәрне азат итүне сорап президентка исемлек белән ачык хат та юллады. Ул исемлектә Ходорковский да бар иде.

Ләкин Ходорковскийга янә гаепләүләр белдерелүе бу ышанычны киметте. Элекке эшмәкәрнең адвокаты Юрий Шмидт бу гаепләүләрдә бернинди яңалык юк, ди.

“Алар аерым бер максатны күздә тотып, элекке гаепләүләрне башкачарак кына үзгәрткән”, ди Шмидт.

Аның әйтүенчә, тикшерү комитеты Кирмәннән яңа йөкләмәләр алу өчен вакытны суза. Чөнки хәзер яңа гаепләүләрне тикшерү өчен шактый вакыт узачак. Ә ул арада Ходорковский азат та ителә алмый, шул ук вакытта инде Кирмәннең карашы да азмы-күпме ачыкланачак.

“Бездә өстән боерыклар алуга күнеккәннәр. Ә хәзер Кирмәндә башка җитәкче. Шуңа яңа йөкләмәләрне көтәргә булганнардыр”, ди адвокат Шмидт.

Ул Ходорковскийга вакытыннан алдан төрмәдән азат итүне сорап, Медведевка мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итә.

Билгеле булганча, 2007 елның азагында Ходорковский инде төрмәдәдә утырырга тиешле 8 ел вакытның яртысын үткәрде һәм бу аңа вакытыннан алда азат ителүгә хокук бирә иде. Ләкин аның белән бер бүлмәдә утыручы җинаятьче, Ходорковскийны төрмә тәртипләрен бозды, ягъни һава суларга чыккач кулын артка куеп йөрмәде, дип шикәят итте.

Соңыннан ул төрмә җитәкчелеге аны шулай эшләргә мәҗбүр итте дип белдерде. Ләкин аның шикәяте Ходорковскийны вакытыннан алдан азат итмәү өчен сәбәп булды. Ә Гнездилов 3 айдан соң төрмәдән чыгарылды.
XS
SM
MD
LG