Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иванов Лужков варисы булырмы?


Мәскәү мэры урынын Сергей Иванов алырга мөмкин. Бу үзгәрешләр көз айларында булыр дип фаразлана.

“Российские вести” мәгълүматларына караганда, якын арада Мәскәү мэры Юрий Лужков вакытынннан алда эштән китеп, аңа алмашка хөкүмәт җитәкчесе урынбасары Сергей Иванов килергә мөмкин.

Әгәр дә Путинның иң якын тарафдары булган Ивановның хәзерге хәле икеле-микеле булганны исәпкә алганда, моның шулай булуы бик ихтимал. Һәм Ивановның Ак йорттагы урыны чираттагы билгеләнү алдындагы тукталыш кына дип әйтеп була.

Әлеге фаразларны куәтләүче дәлилләр дә бар. Әйтик, июнь ае башында Иванов Савелов вокзалы һәм Шереметьево аэропорты арасында йөрүче электр поездын кулланышка тапшыруда катнашты. Хәзерге мэр Лужков исә, әлеге шәһәр дәрәҗәсендә үткән чарада күренмәде. Ивановның башкала транспорт системасының үсеше турында сөйләвен дә, күпләр кызыксынып тыңлады. Ә тагын берничә көннән Севастопольдә Ивановка Лужков ролен башкарырга туры килгән. Аерым алганда, ул Русия президенты Дмитрий Медведевның Севастополь халкына мөрәҗәгатен җиткергән, хәтта анда Лужков катнашырга тиеш булса да.

Газета мәгълүматларына караганда, 15 ел дәвамында шәһәр белән идарә иткән Лужков көз айларында, Мәскәү һәм үзенең туган көннәрен уздыргач китәчәк икән.

Элегрәк Лужков варислары булып, президент идарәсе җитәкчесе Владимир Кожин һәм президент хакимиятенең элекке җитәкчесе Сергей Собянин санала иде. Әмма билгеле булганча, Кожин үз урынанда калды, ә Собянин исә вице-премьер һәм хакимият идарәсе башлыгы вазифаларын башкара. Шулай булгач, мэр урынын алуда Ивановка көндәшләр күренми.
XS
SM
MD
LG